Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган мотокросчы коточкыч авариядә һәлак булган

Александр Кононов һәлак булу - бөтен Россия мотоспорты өчен зур югалту.

news_top_970_100
Танылган мотокросчы коточкыч авариядә һәлак булган

Каменск-Уральский шәһәрендә бозда спидвей буенча Россия чемпионатының ярымфиналы була. Ярышта Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Игорь Кононов җиңә. 16 декабрьдә ярыштан кайтып барышлый аның әтисе Александр Кононов һәлак була. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

М5 трассасында Златоуст шәһәре янында коточкыч юл һәлакәте була. авариядә Игорь Кононов аягын сындыра, аның әтисе үлә.

Александр Кононов үз вакытында Башкортстанның иң көчле узышчыларының берсе була. Мотокросс буенча чемпионатларда җиңә. Соңыннан ул бар гомерен улына тренировка үткәрүгә багышлый.

2015 елдан башлап Игорь Кононов Тольяттиның «Мега-Лада» клубы өчен чыгыш ясый. Европа чемпионы була, дөнья чемпионатында көмеш медаль яулый.

Бу гаилә өчен фаҗига белән тәмамланган спидвей буенча ярышта Игорь Кононов Башкортстанның «Октябрьский» клубы исеменнән чыгыш ясый. Аның уңышларында әтисенең роле бик зур. Александр Кононов һәлак булу бөтен Россия мотоспорты өчен зур югалту, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100