Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган модельер Вячеслав Зайцев вафат

news_top_970_100
Танылган модельер Вячеслав Зайцев вафат
Рамил Гали фотосы, "Татар-информ" архивы

Советлар Союзы һәм Россиянең танылган рәссам-модельеры Вячеслав Зайцев 85 яшендә вафат булган. Ул хастаханәдә реанимациядә үлгән. Бу турыда РИА Новости яза.

Вячеслав Зайцев 1938 елның 2 мартында Иваново шәһәрендә туган.

1965 елда Мәскәүдә Кием модельләре йортында эшли башлый. Аннары кечкенә генә ательега эшкә китә һәм 1982 елда шуны Мәскәү мода йортына әверелдерә. Хәзер ул «Московский Дом Моды Slava Zaitsev» дип атала.

Зайцев – Советлар Союзында һәм Россиядә модельерлар арасында Парижда Югары мода атнасында үзенең модельләрен күрсәткән беренче оста.

1989 елда Токиода «дөньяның иң яхшы 5 модельеры» исемлегенә кергән.

2016 елда В.Зайцевка «Паркинсон авыруы» диагнозы куелган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100