Танылган мем герое Әнәс Сәлахов: «Араларында эчүчесе дә, эчмәүчесе дә булгандыр»
Күпләр аны Радик Рамазанов дип белә. Ә чынлыкта исә аның исеме – Әнәс Сәлахов. «Интертат» хәбәрчесе Милена Новикова популяр мем герое Буа егете Әнәс Сәлахов белән очрашты.
2010 ел. Урамда кыш. Саба районына телевизион сюжет төшерергә корреспондентлар килгән. Интервью алырга рус телен белүчеләр кирәк, дип, директор Әнәс Сәлаховны чакырып ала. «Син шәһәрдән кайткан. Монда русча сөйләргә кирәк», – ди. Әнәс абый журналистлар янына килеп баса. Аңа бер-бер артлы сораулар бирә башлыйлар. Бераз югалып та калгандыр инде Әнәс абый, рус телендә интервью бирү – җиңел эш түгел бит. Әмма ничек тә булса сөйләп чыга ул. Һәм шул интервью аны интернет йолдызына әйләндерә.
«Халык шулай яратыр дип бер дә уйламаган идем»
Безне төшереп киткәч, икенче көнне: «Әнәс абый, Әнәс абый. Сине күрсәтәләр!» – дип эштә кычкыралар. Мин әйтәм: «Ничек инде? Мине нәрсәгә күрсәтәләр?» Әле «НТВ» бит ул! Бөтен Россиягә күрсәтелә торган канал. Телевизор янына чабып килеп җиткәнче мин әйтеп өлгергәнмен инде, – дип искә алды ул.
Сюжет автобусларга куелган антиалкоголь система турында була. Әнәс Сәлахов журналистлар белән шул турыда 5-6 минут буе аралашса да, интервьюга сөйләшүнең бик кыска өлеше генә керә. Һәм шул мизгелдә әйтелгән фраза интернетта таралып, күп караулар җыя һәм «картаймый» торган легендар мемга әверелә.
«Нормальные ребята», – дидем. Нормальләр бит инде. Гаражда барысы да әйбәт егетләр эшли иде. Араларында эчүчесе дә, эчмәүчесе дә булгандыр. Бу фраза халыкка кереп китте. Ул – ничек бар шулай әйтелгән сүзләр. Халык шулай яратыр дип бер дә уйламаган идем. Рәхмәт мине шулай кабул иткән өчен! Видео астында начар комментарийлар укыганым булмады, – ди Әнәс Сәлахов.
Инфаркт кичергәннән соң автобус йөртүче эшеннән китәргә туры килә. Биредә ул 2015 елга кадәр эшли.
Без мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшләдек. Саба районы балаларын төрле чараларга йөрттек. Шуның өчен эчми торган йөртүчеләр кирәк иде.
Көне-төне эшләдек. Бик җаваплы эш. Ул вакытта бөтен автобусларда каешлар да булмады. Аларны үзебез ясап, көйләп куя идек. Хәвеф-хәтәрләрсез эшләргә тырыштык», – дип искә алды ул элекке эшен. Бүгенге көндә сакчы булып эшли. «Эшләмичә булмый. Тормышны алып барырга кирәк», – ди ул.
«Ник исемеңне үзгәрттең?»
«Якыннарыгыз видеоны күреп алгач, нәрсә дип әйттеләр?» – дигән сорауга Әнәс абый белән килгән улы Наил җавап бирде:
Баштан рәхәтләнеп көлдек. Әтине бик яхшы беләбез бит инде. Әйтергә теләгән фикерен аңладык. Ләкин русча начар белү аркасында, ул ике мәгънәле булып чыккан. Аның уй-фикере буенча ул дөрес әйткән. Шуңа күрә баштан аңа әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңлаттык.
Миңа ул вакытта 15 яшь иде. Хәзер уйлыйм: әгәр видео бүгенге социаль челтәрләр чорында таралган булса, әтинең танылуы тагын да зуррак булыр иде, – ди ул.
Наил, сюжет экраннарга чыкканнан соң, Әнәс абыйга күп кенә танышлары шалтыратканын да әйтте. Алар Әнәс абыйның ни өчен Сабада булуы һәм иң кызыгы – ни өчен исемен алыштыруы турында сораганнар. «Әтигә бик күп дуслары шалтырата башлады. Самарадан, Мәскәүдән. «Без сине телевизордан күрдек. Син анда нишләп йөрисең? Ник исемеңне үзгәрттең? Сабага ник күчендегез? Нәрсә булды сезгә?» – дип сорый башладылар», – дип сөйләде ул.
Дусларының аптыравын да аңларга була, чөнки экранда Әнәс Сәлахов сөйләгән вакытта башка кеше исеме күрсәтелә. «Миңа кадәр гараж начальнигы сөйләгән булган. Шул гына бераз үкенеч булды. Минем исем, фамилия күрсәтелмәде. Миннән бит исемне дә сорамадылар», – ди Әнәс Сәлахов бу турыда.
Бу гаделсезлекне 15 елдан соң аның улы Наил төзәтә. Ул үзенең шәхси сәхифәсендә әтисе турында видео урнаштыра һәм аның кем булуын яза. Шул видео бүген инде 600 меңнән артык карау җыйган.
«Тормыш иптәшем авыргач, Сабага кайттык»
Гомеремнең күп өлешен Чаллыда яшәдем. Тормыш иптәшем авырып киткәч, авылга кайтырга туры килде. Операциядән соң хирург: «Хатыныгыз әйбәтме?» – дип сорады да, «әйбәт», – дип җавап биргәч, ул: «Әйбәт булса, авылга кайтыгыз», – дип киңәш бирде. Без шулай авылга кайтып киттек. Мин районга урнаштым», – дип бүлеште ул. 2009 елда гаилә Саба районының Түбән Шытсу авылына күченеп кайта.
Фото: © «Интертат»ка Наил Сәлахов тәкъдим итте
Хатыны Әлфия апа авырудан 4 ел элек мәрхүм булган. Әнәс абый иң якын кешесен югалтуны бик авыр кичерүе турында сөйләде.
Тормыш иптәшем хәзер инде юк. 4 ел элек китеп барды. Хәзер генә хәлгә керә башладым. Балаларым бик нык ярдәм итә. Үзебезнең девиз бар безнең. Улым Наил алып кайтып бирде. Шул девиз безгә көч биреп тора. Ул миңа бик ярдәм итте. Шуңа күз төшереп алам да тынычланам.
Без бик яхшы, дус яшибез. Чөнки ул безне шулай тәрбияләде. Шундый яхшы, кешелекле, тормыш җанлы, бала җанлы иде. Рәхмәт аңа, – ди Әнәс абый.
Әлфия апа белән 36 ел бергә гомер иткәннәр. «39 ел – танышу белән бергә. 36 ел – рәсми рәвештә. 3 ел артыннан чаптырды. Ул Казахстаннан иде. Төп чыгышлары Арчадан. Күптәннән китеп барганнар. Казанга исә эшкә генә килгән иде. Сеңлем белән тулай торакта булганда аны очраттым. Шунда гашыйк булдым. Акыллы, чибәр, тыйнак кыз иде», – дип искә алды ул.
Фото: © «Интертат»ка Наил Сәлахов тәкъдим итте
Өйләнешкәч, Әнәс Сәлахов хатынын Казаннан Чаллы шәһәренә алып китәргә ниятли. «Мостоотряд-3»тә эшләде. Чаллыга китәсен белгәч, начальнигы чакырып алып: «Алып китмә. Монда калыгыз», – диде. Хатыным укымышлы кеше иде. Монда калган булса, зур кеше булыр иде ул», – ди Әнәс Сәлахов.
«Улымны хоккеист итә алмадым»
Чаллыга күченгәч, тормыш дәвам итә. Әнәс абый «дальнобой»да, зур машинасына утырып, ерак җирләргә товар ташый. Ә өендә аны балалары белән Әлфия апа көтеп тора. «Мин – бөтен Россияне йөреп чыккан кеше. Вакытында Европага да йөрдем: Германия, Голландия, Польша. Өйдә тормыш иптәшем көтеп тора иде. Гаилә учагым бик ныклы иде», – ди ул.
Әлфия апа белән 3 бала үстерәләр. «Ике кызым – Ләйсән, Лилия һәм улым Наил. Балаларым Казанда яши. Хәзер ике кызым да тормышта. Берсен кияү Мәскәүгә алып китте. Улымны өйләндерәсем бар», – дип әйтте Әнәс абый.
Фото: © «Интертат»ка Наил Сәлахов тәкъдим итте
Әти кеше балалары белән горурлануын да яшермәде.
Әлхәмдүлилләһ, үзебезнең Татарстанга, илебезгә тырыш, тугры егет-кызлар тәрбияли алдык. Эшли торган урыннарында барысы да яраталар, хөрмәт итәләр. Мин үзем дә шундый идем, «иң беренче чиратта – самолетлар» дигәндәй, эшкә бик җаваплы карадым. Балаларым белән горурланам, Аллаһка шөкер.
Кешелекле, җаваплы булып, чисталыкта яшәргә өйрәттем. Кызларым икесе дә институт тәмамлады. Улымны гына хоккеист итә алмадым. Ул 5 яшеннән хоккейга йөрде. Капкачы иде. Россия буенча да төрле бәйгеләргә йөрде. Сабага кайткач та дәвам итте. Аннары КВНда да уйнады, – дип сөйләде әти кеше.
Бозда уенчы була алмаса да, улы Наил тормышын хоккей белән бәйләгән. «Ак барс» хоккей командасы уеннарына йөргән кешеләр Наил Сәлаховның тавышын бик яхшы белә. Чөнки ул анда диктор булып эшли.
«Арена»да иң беренче тапкыр улыгызның тавышын ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?» – дим. «Горурлык инде. «Минем улым әйтә бит», – дип уйладым. Әле мин якын-тирәдә утыручыларга да: «Бу – минем улым», – дим.

Син балаң белән барыбер горурланырга тиеш. Тормыш шундый ул. Баладан да күп нәрсә тора. Алар да: «Болай эшләсәм, әти-әни нәрсә уйлар икән», – диләр. Балалар белән коры булырга ярамый. Мактау сүзен һәркемнең ишетәсе килә. Гел мактап кына торырга дигән сүз дә түгел. Кайсы вакытта әйтергә кирәк икәнен син үзең беләсең. Балалар аны үзләре дә аңлый», – ди ул.
«Агачлар сындырып хоккей уйный идек»
Әнәс абый үзе дә спортны якын итә. Яшьлектә төрле спорт төрләре белән кызыксынган. Бүгенге көндә дә сынатмый.
Советлар Союзы вакытында алган грамоталарым бар. Шахматтан башлап волейбол, кул көрәштерү, гер күтәрү, теннис…
Волейбол уйнау өчен мәйданчык, алюминий чыбыктан сетка ясап уйный идек. Ул агачлар сындырып хоккей уйнадык. Олылар: «Нишләп агачларны сындырасыз?» – дип тирги иделәр. Ә безгә хоккей уйнарга кәкре таяклар кирәк. Булмагач, нишләтәсең инде. Капкачының битенә шайба тимәсен өчен, тимерчыбыктан маска ясый идек. Бүгенге көндәге тимераяклар юк инде. Итеккә чорнап уйный идек, катып бетә иде.
Хәзер дә спортны яратам. Санаторийларга барам. Анда чараларда катнашып, урыннар алам, – дип бүлеште ул.
Әнәс Сәлаховның икенче кызыксынуы ул – транспорт.
Машинада йөрергә яратам. 5 ел саен алыштырып торам. Бик еракка да чыгып китәргә мөмкинмен. 1978 елдан бирле руль артында. Гомер буена миллионлаган чакрым юллар кичелгән.

Машина алгач, мин аның белән сөйләшә башлыйм. «Матурым, сиңа эшләргә, күп йөрергә туры киләчәк», – дим.
Эшеннән кала Әнәс абый бакчачы да икән әле.
Бөтен нәрсәне утыртырга тырышам. Балалар: «Әти, нигә интегәсең?» – дип әйтәләр. Бәрәңгесен дә, кыярын, помидорын да утыртам. Бәрәңге кайчан тишелеп чыга. Карыйсың, су сибәсең. Үзе бер рәхәтлек бит ул.
Тормыш иптәшем чәчәкләр ярата иде. Шуннан калгандыр инде. Хатын-кыз кебек, чәчәкләр белән дә маташып ятам әле, – дип сөйләде Әнәс Сәлахов.
«Картаясы килми»
«Урамда танып эндәшүчеләр бармы соң?» – дим. «Бар. «Теге видеодагы абый бу», – дип, минем белән фотога төшәләр. Сабада очратсалар: «О-о, нормальные ребята!» – дип каршы алалар, кочаклыйлар. Машина йөртүчеләр көнендә бөтенесе шул видеоны җибәрә», – ди ул.
Интернет аны шаян сүзләр әйткән автобус йөртүчесе дип белсә, без исә тормышында бәхетле мизгелләре дә, авыр югалтулары да булган гади кеше, яраткан әти, ир, кызыклы шәхес икәнен белдек. Шуны да язарга онытканмын: Әнәс абыйның оныгы да бар әле. Әмма ул бабай булса да, күңеленең унсигездә калганын әйтте. «Картаясы килми, билгеле. Вакыт шундый тиз үтә. Шуңа күрә, сез, яшьләр, «аннары» дип яшәмәгез. Бар нәрсәне дә вакытында эшләргә кирәк», – дип киңәш бирде ул безгә.