Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган математикның 25 яшьлек кызы ике баласын буып үтергән

Әни кеше өч яшьлек кызы һәм биш яшьлек малаеның мәетләре янында 8 сәгать чамасы ялгызы гына утыра.

news_top_970_100
Танылган математикның 25 яшьлек кызы ике баласын буып үтергән
https://pixabay.com

17 ноябрьдә Мәскәүдәге фатирларның берсендә ике бала мәете табыла. Өч яшьлек кыз һәм биш яшьлек малай буып үтерелгән була. Соңрак балаларны әниләре үтерүе ачыклана. 25 яшьлек Анастасия исемле хатын танылган математик-галим кызы булуы да билгеле. Лев.Н исемле галим казино һәм уен автоматлары турында китаплар авторы буларак танылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

RT каналы хәбәр иткәнчә, соңгы айларда Анастасия әтисе белән аралашмаган. Шуңа күрә әтисе кызының шундый җинаять кылуын аңлата да алмый.

Анастасия Гуманитар фәннәр дәүләт академия университетында укый. Төркемдәшләре аның турында яхшы сүзләр генә әйтә. танышлары да Анастасиянең агрессив булмавын билгеләп үтә. Алар бу хатынның ире белән мөнәсәбәтләре начар, шуңа күрә кәефе төшенке булуын искә алалар.

Танышлары сүзләренчә, Анастасияне ире кыйнап торган, кешеләр белән аралашудан тыйган. Фаҗигагә кадәр ике ай алдан ир белән хатын аерылышкан булган.

Матбугат чаралары Анастасиянең иренә 32 яшь булуын, аның Үзбәкстанда туып-үсүен яза. Ир Мәскәүдә пешекче булып эшли. Бу гаиләдә кыз һәм ир бала туа.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, фаҗига булган фатирда алкогольдән калган буш шешәләр дә табылган. Анастасия үзе бу җинаятенең сәбәбен аңлатып бирә алмый. Аның психик тайпылышы булган дигән мәгълүмат та бар. Хәзер Анастасияне тоткарлаганнар. Ул гаебен тулысынча таныган, диелә бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, әни кеше ике баласын чиратлап, мендәр белән каплап буып үтерә. Балаларын үтергәч, ул кухняга чыгып, виски эчә. Хатын балаларының мәетләре яткан фатирда 8 сәгать чамасы үзе генә була. Мәетләрне әти кеше караватта табып ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100