Танылган һәм онытылган татар кешесе: Болгар патшасының улы Бохара халкын читек тегәргә һәм дингә өйрәткәнме?
Бохара - дөнья күләмендә танылган ислам мәгърифәте үзәкләренең берсе. Бу атнада данлыклы “Мир Араб” мәдрәсәсендә татар халкының иң күренекле шәхесләренең берсе - Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылды. “Татар-информ” Бохарадагы тагын бер мәшһүр татар улы – мәчет, мәдрәсә салдырган, халыкны һөнәргә өйрәткән һәм дин гыйлеме биргән Хуҗа Хәсән Болгари хакында билгеле булган мәгълүматларны ачыклады.
Ни гаҗәп, Хуҗа Болгари Бохарада, аерым алганда Иске шәһәрнең шушы комплексында бик билгеле шәхес булып чыкты, әмма аның кем икәнен тәгаен генә беркем дә белми.
Ерак Бохара җирендә кардәшебезне хөрмәтлиләр дип куанып барып, Хуҗа Болгари мазарына (Шәхесләр белән бәйле, изге урыннар дип саналган комплекс) килеп чыкканыбызны да сизми калганбыз. Төзелеше белән Болгардагы Кара пулатны, күпмедер дәрәҗәдә мәгарәне хәтерләткән бинада - элмә такта. Анда аның XVIII гасырда төзелүе һәм Үзбәкстан дәүләте тарафыннан саклануы хакында язылган. Фотога төшереп торганда урамнан баручы бер ир туктап, бу бина турында сөйли башлады.
- Бу – Хуҗа Болгари чәлләханәсе. Иделне беләсезме? Идел буена болгарлар яши. Менә ул шуннан килгән Изге кеше булган. Ә болгарларның кемнәр икәнен беләсезме? Татарлар!
- "Чәлләханә (челохона) - суфи традициясендә бикләнеп, зикер әйтеп, дөньялыктагы уйлардан китеп утыра торган урын.
Бу кеше Акбар Хәкимов булып чыкты, үзбәк милләтеннән. Безнең дә татарлар икәнне белгәч, бик сөенеп, чәлләханә каршысындагы мәчет эченә чакырды. Акбар туризм бизнесы белән шөгыльләнә, шәхси кунакханәсе бар. Шушы бина янында яшәү сәбәпле, "савап өчен" дип, мәчетне ремонтлый башлаган.
"Идел буендагы бизнесменнарга әйтергә кирәк, килсеннәр, ремонтласыннар мәчетне, - ди Акбар. - Бу - аларның мәчете. Әгәр Бохара кешесе Идел буенда үлеп калган булса, мин шунда барып, шуның хөрмәтенә мәчетне төзекләндереп, эшләп чыгар идем."
Акбарның күршесе Мөхәррәм Кәримова - 63 яшьлек ялгыз ханым. Хөкүмәт аңа Хуҗа Болгариның сакланып калган биш хөҗрәсе янындагы кечкенә генә бүлмәне биргән. Билгеле, ялгыз ханымның реставрация ясарга мөмкинлеге юк, әмма ул шушы хөҗрәләрне тәртиптә тота. "Изге урын", - дип атады Мөхәррәм ханым бу җирләрне.
"Минем әни Болгариларның нәсел дәвамчыларын белә иде. Миңа 13-14 яшьлек чагында сөйләгәннәрен хәтерлим. Аларның кавеме беткән", - ди ул.
Мөхәррәм ханым биредәге традиция буенча үзенең Хуҗа Болгари хөрмәтенә пылаулар пешереп, чәйләр ясап, кешеләрне сыйлавы хакында сөйләде. "Бу - Изге урын", - дип сөйләде ул.
Хуҗа Болгариның каберенә үзенчәлекле һәйкәл дә куелган – озын колга башында кул сурәте һәм бизәлгән ат койрыгы кебек элемент. Мөхәррәм Кәримова бу символны җирле халыкның ничек аңлатканы турында сөйләде: "Кулым буш, үлгәндә үзем белән берни дә алып китмим".
Хуҗа Болгариның "шартлы кабере" янында таҗик телендә аның әйткән сүзе язып куелган. Мөхәррәм ханым ул юлларны шагыйрәнә тәрҗемә итеп күрсәтте. "Әҗәл көне килгәч, мәетнең ите сөягеннән аерылыр. Саф күңелең белән монда дога кыл. Шундый күңел белән килсәң, сиңа бәхет килер".
Татарстан вәкилләре Хуҗа Хәсән Болгари мәчетендә дога кылды. Акбар "бу догаларыгыз Хуҗа Хәсәнгә барып ирешер, савап булыр" дигән нияттә булуын әйтте.
Хуҗа Хәсән Болгарины өйрәнгән галим - “Бохара мирасы” фәнни-тикшеренү үзәге директоры, тарих фәннәре докторы Роберт Әлмиевнең дин әһеле хакында күпсанлы тикшеренүләре бар.
922 елда Болгар дәүләте ислам динен кабул иткәч, биредә галимнәр барлыкка килергә нигез туа. Галим исемнәрендә "Болгар", "Болгари" атамасы булган галимнәр унынчы гасырда барлыкка килә башлый дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә.
"Исламда, аеруча суфиларда бер юнәлеш бар - сәяхәт итү. Игътибар итсәгез, барлык бөек кешеләр төрле урыннарда белем алган һәм эшләгән. Хуҗа Болгари XIII гасырда яшәгән Сәйфетдин Бохарзи белән әңгәмәләр алып барган. Болгари шәхесенә бәйле, унынчы, унөченче гасырларга караган истәлекләр бар. Билгеле, кеше алай озак яши алмый, бирегә Болгари исемле берничә кеше килгәндер. Булгари ул Бохарага Болгардан килгән вәкилләренең җыелма образы", - дигән фикердә Роберт Әлмиев.
Роберт Әлмиев, Николай Ханыковның «Описание Бухарского ханства” китабындагы чыганакларга нигезләнеп, Хуҗа Болгарның Болгар шәһәреннән килгән, Болгар патшасының улы икәнлеген яза. Имеш, әтисе белән сүзгә килеп, ул туган җирен ташлап чыгып китә. Бохарага килә, мәчет янында урнашкан, дәрвишләр өчен кельеда (челләханә) төпләнә.
Фәргать бин Нуретдин әл Болгари чыганаклары буенча, Хуҗа Болгари Болгар дәүләтендәге "Сабан" мәчете имам-хатыйбы була. Алтын Урда хакимияте тарафыннан худаярлыкта - социализмда гаепләнә, шуңа күрә Болгардан кача.
XV гасырда яшәгән Фәхретдин али Сафи Хуҗа Хәсән Болгари 1299 елда Иран шәһәре Тәбриздә вафат булган һәм җирләнгән дип язган. Ул Бохарада челләханәдә вафат булган дип тә язалар.
Истәлекләр буенча, Хуҗа Болгариның вафатыннан соң бер бай кеше аның кабере (яки шартлы кабере) өстендә мавзолей сала һәм символик колга урнаштыра. Билгеле, аның дәвамчылары яшәп кала. Инде әйтеп үтелгәнчә, кайбер биналар XVII елларда салынган.
Хуҗа Хәсән Болгари мазарына (изге урыннарны туплаган комплекс дип атарга була) шул исемдәге зират, мәчет, мәдрәсә, хавыз (сулык), кое, кызлар өчен мәктәп кергән, дип яза Роберт Әлмиев.
Совет заманында Болгари нәселе дә, мазары да юкка чыга. ХХ гасырның икенче яртысында Болгари зираты урынында медицина институты салына. Хавыз - сулык киптерелә. Кварталның күп кенә биналары юкка чыга. Әмма кварталда яшәүчеләр Хуҗа Хәсәнне онытмый. Мәсәлән, аның каберен саклар өчен элек булган урыннан 40-50 метр ераклыкта шартлы кабер урнаштыралар. Хуҗа Хәсән Болгари кайда вафат булуына карамастан, хәзерге кабер урыны - тулысынча шартлы кабер дип ышанып әйтеп була.
Хәзерге вакытта элекке Хуҗа Хәсән Болгари мазарыннан мәчет, хөҗрәләр, челләханә биналары сакланган. Кое һәм хавызның кайда икәнлеге билгеле түгел.
Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы Илһам Гомәров:
"Болгари" булгач, ул - безнең төбәктән чыккан шәхес. Андыйлар кешеләр турында мәгълүматлар шактый. Мәрҗани, Риза Фәхретдиннәр андыйлар турында әйтә. Әмма бу кешенең тәгаен кем икәнен әлегә әйтеп булмый. "Хуҗа" ул исем түгел, титул. Галимнәрнең киләчәктәге бурычыбыз - аның кем икәнлеген ачыклау. Аннары, башка чыганаклар табып, аның турындагы мәгълүматны тирәнәйтергә була, аның кулъязмалары килеп чыгуы бар.
Бохара - ислам мәгарифе үзәге. Бу кешенең тарихы төгәлрәк ачыкланса, ул татарларның мөселман дөньясын, мәдәниятен формалаштыруга керткән өлешен күрсәтергә ярдәм итәр иде. Бездә татар дөньясына Урта Азия, гарәп, фарсы тәэсире еш телгә алына. Әмма тәэсир бит берьяклы гына бармаган. Татар кешеләре дә Урта Азиягә, мөселман мәдәниятенә үз йогынтысын ясаган. Татар үз эчендә локаль культура булдырган халык кына түгел, ул гомуми мөселман дөньясына өлеш керткән. Бу шәхеснең тормышын, эшчәнлеген өйрәнү шушы момент турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.
Хуҗа Болгари турында хәбәребез аз. Әмма безнең белмәвебез алар булмаган дигән сүз түгел. Аларны бөртекләп эзләргә кирәк. Бу кешеләрне шушы рухта өйрәнергә кирәк.
Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирасы Үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов:
Татар халкы тарихына бәйле ышанычлы чыганаклары бик аз. Бигрәк тә Болгар турында чыганаклар берничә генә. Алар бар, Иран, Төркия архивларыннан эзләргә кирәк дип уйлыйм.