Танылган кондитер-дизайнер Ренат Әгъзамов «Шалкан» әкиятенә багышланган торты белән халыкны шаккатырды. «Бабай шалкан утырткан, аннары үзегез беләсез… Нәтиҗәдә торт килеп чыкты», – дип, ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Әкият» тортын күрсәтте.
Фотода күренгәнчә, бар да нәкъ әкияттәгечә – шалканны бабай, әби, оныкчык, эт, мәче һәм тычкан тарта.
«Бу тортны ничек ашарга була? Мин үземне вәхши итеп тояр идем»;
«Сүз юк»;
«Бик «текә»;
«Синең сәхифәңдәге эшләргә күнектек кебек иде. Бу юлы тагын шаккатырдыгыз»;
«Вәт шалкан бу. Ә гаилә турында әйтергә сүз таба алмыйм», – кебек комментарий калдырган кондитерның сәхифәсен күзәтеп баручылар.