Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган кондитер-дизайнер Ренат Әгъзамов футбол темасына ясалган торты белән шаккатырды

news_top_970_100
Танылган кондитер-дизайнер Ренат Әгъзамов футбол темасына ясалган торты белән шаккатырды
Ренат Әгъзамовның социаль челтәрдәге битеннән

Танылган кондитер-дизайнер Ренат Әгъзамов социаль челтәрдәге битенә футбол темасына ясалган тортны куеп, язылучыларын шаккатырды. Видеода күренгәнчә, тортның үзәгендә зур футбол тубы, уенчылар һәм җанатарлар өчен урыннар да ясалган. Караучылар бигрәк тә торт кырыенда гына эленеп торучы уенчы сынына аптыраган.

«Бу тортның ничә каты ашарга яраклы соң?» – дип язган берәү. «Аның тортларында бар нәрсә дә ашый торган, бары тик биек тортның катларын тотып тора торган җайланмалар гына бар», – дип җаваплаган икенчесе.

Татлы ризык яратучыларны бигрәк тә тортның киселеше кызыксындырган.

Ренат Әгъзамов – дөнья күләмендә исеме билгеле булган кондитер. Аның тортларын артистлар, сәясәтчеләр һәм башка танылган шәхесләр төрле тантаналы чараларда ясатып алдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100