Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган көрәшче Муса Галләмов Лаеш спорт мәктәбе директоры булып эшли башлаган

Федераль авыл Сабан туе абсолют батыры киләсе көрәш сезонында Лаеш данын яклаячак.

news_top_970_100
Танылган көрәшче Муса Галләмов Лаеш спорт мәктәбе директоры булып эшли башлаган
laishevolife

Танылган көрәшче Муса Галләмов үзе Мари иленнән булып, шунда торса да, күп еллар Татарстан күләмендәге ярышларда Теләче районы данын, ә Россия турнирларында Татарстан данын яклап көрәште. Быелгы сезонда Муса Лаеш районы өчен көрәшәчәк. Ул Мөслимдә узган федераль авыл Сабан туенда да Лаеш данын яклады.

Хәзер Мусаның ни өчен Лаешка күченгәне билгеле булды. Аны Лаеш спорт мәктәбенең директоры итеп куйганнар икән.

«Муса Марселевич Галләмов Лаеш районы „Комплекслы спорт мәктәбе“ директоры вазыйфасына билгеләнде. Муса Галләмов физкультура буенча югары белемле, билбау көрәше буенча халыкара классы спорт остасы. Моңа кадәр Йошкар-Ола спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән. Муса Марселевичка яңа вазифасында уңышлар телибез!» — дип, инстаграмда Лаеш районының рәсми аккаунты laishevolife пост керткән.

Комментарийларда Мусаны яңа вазифасы белән котлаганнар. «Муса! Син дә бөек шагыйребез Муса Җәлил кебек зур хөрмәткә лаек булырлык итеп эшлә! Уңышлар юлдаш булсын сиңа! Якташларың горурлана синең белән!» — дигән хат юллаган Нурия Мөхәммәтханова.

 «Молодец, уңышлар!», «Котлыйм, коллега», «Уңышлар телибез! Җаныңа ятышлы эшләр булсын», «Муса, брат! Уңышлар юлдаш булсын», «Күтәренке рух, уңышлар телибез, Муса Марсель улына», — дигәннәр инстадашлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100