Танылган галим Дмитрий Биклемишев вафат
«Курс аналитической геометрии и линейной алгебры» дәреслеге авторына 90 яшь иде.
Мәскәүдә танылган галим Дмитрий Биклемишев 90 яшендә вафат булган. Аның мәетен фатирында тапканнар. Ул картаеп вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Танылган совет һәм Россия галиме Дмитрий Беклемишев математика өлкәсендә билгеле белгеч, ул МФТИ профессоры, фәннәр докторы. Аның данлыклы «Курс аналитической геометрии и линейной алгебры» дәреслеге берничә тапкыр кабат бастырылган.
2002 елда Дмитрий Беклемишев Россия дәүләт премиясенә лаек булды, 2005 елда аңа МФТИның атказанган профессоры исемен бирәләр.