Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган димче хатынның яндырылган мәете йөзләрчә чакрым ераклыкта табылды

news_top_970_100
Танылган димче хатынның яндырылган мәете йөзләрчә чакрым ераклыкта табылды
Михаил Захаров/архив

Красноярскида 67 яшьлек димче хатын Нина К. мәете Иркутск өлкәсендә табылды. Эшмәкәр хатын 2023 елның 3 мартында югалгач, аны үтерүдә шикләнеп, 15 мартта танышы – 44 яшьлек ир-ат тоткарланган иде. Ул димчене үтерүен әйтте, тик мәетнең кайда булуын күрсәтмәде. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат корбанының «Мерседес» машинасын бер ишегалдында ташлап калдыра, аны табалар. Мәетне озак эзләргә туры килә. Хәзер ул Нинаның мәетен күрше Иркутск өлкәсенә илтеп яшерүен дә сөйли.

Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 20 мартта Иркутск өлкәсендәге урманда янган хатын-кыз мәете табылган. Аны судмедэкспертизага алып баралар.

67 яшьлек Нина К. Красноярскида билгеле димче була. 3 мартта 13.30 сәгатьтә ул матурлык салоныннан чыга һәм куе кызыл төсле «Мерседес» машинасына утырып китә. Берникадәр вакыт узгач, таныш хатыны полициягә мөрәҗәгать итә һәм Нинаның югалуын әйтә. Нинаның танышы – 44 яшьлек Валерийдан шикләнәләр, аны эш урынында – автосервиста тоткарлыйлар. Валерий югалган көнне Нина белән очрашуын әйтә. Алар талашалар, һәм Нина һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100