Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган блогерның баласы Яңа ел көнне «ватрушка»да шуганда җәрәхәтләнгән

1 гыйнварда Свияжск утравы трассасына күңел ачарга чыгып киткән гаилә ашыгыч ярдәм машинасында кайтып китә.

news_top_970_100
Танылган блогерның баласы Яңа ел көнне «ватрушка»да шуганда җәрәхәтләнгән
Аринаның аккаунтыннан

«Ватрушка»да шуу өч бала анасы Арина өчен коточкыч истәлеккә әйләнә.

Казанда яшәүче Арина исемле блогер үзенең «Инстаграм» аккаунтында үз тарихы турында сөйләгән. Ул калган аналарны «ватрушкалар»да шуу нинди нәтиҗәгә китерүе хакында кисәтергә тели.

«Без тагын бер тапкыр гына шуырга һәм аннан соң өйгә кайтырга булдык. Мин Катя белән шуып төштем. Без бәрелдек һәм… аннары мин бернәрсәне дә хәтерләмим. Ирем белән Рома бездән соң шуып төште. Мин тезләремдә басып тордым, битем кан… Катя читтә иде. Хәтерем миңа медицина пунктында күпмедер вакыт узганнан соң гына кайтты», — дип сөйләде Арина.

Аринаның кызының бот сөяге чәрдәкләнеп сынган, аңа операция ясаганнар. Соңрак хатын-кыз трасса буйлап төшкәндә кайбер урыннарда боз булуын искә төшерде. Бәлки алар шушы бозга бәрелгәннәрдер дә.

«Алда 3 ай Илизаров аппаратында булу һәм аннары реабилитация үтү. Аллаһ кушса, барысы да яхшы һәм дөрес төзәлер. Безнең алдан гына бер малайны китерделәр, ул да „тюбинг“та шуган. Аны коткарып кала алмадылар — баш миенә кан сауган. Соңыннан бер кызны китерделәр: аның кабыргасы сынган һәм үпкәсе зарарланган», — дип яза Арина.

Икенче көнне Арина Республика Клиника хастаханәсенең нейрохирургына мөрәҗәгать иткән, чөнки аны муен һәм арка авыртулары борчыган. Компьютер томографиясе баш миенең селкенүен һәм муен белән аркасының тартылуын күрсәткән. Арина йөзенең никадәр шешенүен фотода күрсәтте.

«Барлык травматологлар һәм нейрохирурглар фикеренчә, тюбинг — иң куркыныч кышкы күңел ачу уены. Нигә аны тыймыйлар? Полиция бездән күрсәтмә алды һәм шул ук көнне җәрәхәтләнгән тагын ике кеше белән сөйләште», — дип өстәде Арина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100