Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган блогерның баласы ваннада ток сугудан үлгән

12 яшьлек малай ваннада вакытта суга телефон төшеп киткән.

news_top_970_100
Танылган блогерның баласы ваннада ток сугудан үлгән
https://pixabay.com

Иркутск шәһәрендә танылган арт-блогер Анастасия 12 яшьлек улының үлеме турында сөйләгән. Малай сау-сәламәт, бәхетле бала булган. Ул ванна бүлмәсендә ток сугудан үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Анастасия социаль челтәрләрдә язганча, ул 10 гыйнварда баласының мәетен ванна бүлмәсендә таба. Экспертизадан соң үсмернең үлеме сәбәпләре төгәл ачыклана. Табиблар малайның ток сугудан үлүен раслый. Зарядкага куелган телефон ваннадагы суга төшкән һәм бала һәлак булган.

Кечкенә генә смартфон электр челтәренә тоташтырылган, ул малайның корсагына килеп төшкән, секунд эчендә бала телефонны алып идәнгә ыргыткан. Ләкин инде соң булган. 

Анастасия сүзләренчә, ванна бүлмәсендә тавыш ишеткәч, ире ишекне ватып ачкан. Баланы реанимацияләү эшләре кырык минут чамасы булган, ләкин, кызганычка каршы, бу гамәлләр баланы терелтмәгән.

«Мин бар кешегә дә шуны әйтәсем килә: әйе, шулай да үлеп була. Сез балаларыгызга да, үзегезгә дә ванна бүлмәсенә телефон алып керүне рөхсәт итмәгез. Балаларга — беркайчан да! Бер сәбәп белән дә», — ди бу хатын.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100