Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган блогер ятим егетне җенси әгъза сурәтен татуировка итеп ясатырга күндергән

news_top_970_100
Танылган блогер ятим егетне җенси әгъза сурәтен татуировка итеп ясатырга күндергән
Блогерның "Вконтакте" социаль челтәреннән

Социаль челтәрләрдә сексолог, хатын-кыз сәламәтлеге мәктәбенә нигез салучы, блогер  Екатерина Бибишева Бауман урамында бер казанлыга җенси әгъза сурәтен татуировка итеп ясатырга күндерүе турындагы видео таралды. Блогер бу гамәлгә ризалашкан, реклама кәгазьләре таратып йөрүче ятим егеткә моның өчен 2 мең сум түләргә вәгъдә итә. Әмма соңыннан 5 мең сум түли.

Тату-салонга барышлый блогер егеткә тиз ризалашуы турында әйтә. Ә егет үзенең ятим булуы, аңа дәүләт фатир бирүе, хәзер шуңа җиһазлар сатып алырга акча кирәклеге турында сөйли. 

Блогер егеткә татуны үкчәсе янына ясап куя. «Носки кигәч күренми икән», – дип, егет өчен кайгыручылар да табылган.

Блогерның бу гамәлен комментарий калдыручылар төрлечә кабул иткән. Бер төркем «бу – ятим егетне кимсетү» дип язса, икенчеләре егетнең үзе риза булуы турында язган.

Язылучылар, блогер ятим егеткә тату ясамыйча гына да ярдәм итә ала иде, дигән фикердә. Мисал өчен, язылучылар белән бергә акча җыеп. Кайбер социаль челтәрләрдә блогерның бу егеткә 50 мең сум җыеп бирүе турында комментарий да бар.

Әлеге акция язылучылар белән булган интернет-батлның бер биреме икәнлеге аңлашыла.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100