Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган блогер Альбина Фазлыева бала көткәндә токсикоздан интегүе турында сөйләде

news_top_970_100
Танылган блогер Альбина Фазлыева бала көткәндә токсикоздан интегүе турында сөйләде
Фото социаль челтәрдән

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең килене, үзенең милли күлмәкләр брендын булдырган танылган блогер Альбина Фазлыева дүртенче сабыен көтә. Алар ире Алмаз белән Балтач районының Бөрбаш авылында яши, хәзерге көндә ике ул һәм бер кыз үстерәләр.

Альбина социаль челтәрдәге сәхифәсендә йөклелекне авыр кичерүе һәм токсикоздан интегүе (өч баласын көткәндә дә шулай булган) турында язган. 

«Агуланган тычкан кебек йөрдем мин бу чорда. Унитаз белән дуслашырга туры килде. Хикмәт инде… Нинди организмдыр инде минем, бу тормышымда дүртенче токсикоз бит инде.

Кемдер авырга узуын сизми дә кала, минеке кешечә түгел. Узуга биетә башлый. Бу юлы да хәлләр бик мөшкел булды, бер айда 5 килога ябыктым.

Ул халәтне аңлатырга теләсәң дә, үзе аны кичермәгән кеше сине барыбер аңлый алмаячак! Әмма дошманыма да теләмим бу могҗизаны. Ул вакытта бәби көтәм дип сөенү түгел, ә бөтенләй тормышның яме бетә. Ашап булмый. Ашасаң да көчкә-көчкә генә, озак та үтми, бераздан кире чыга. Чыдаган ашказанына рәхмәт!

Аллаһ рәхмәте, хәзер медицина көчле… Инде бөтенләй бетәм бугай дигәндә, май бәйрәмнәрендә системалар алдым. Шуннан гына бераз хәл кереп, яшиселәр килеп китте.

Әле ярый янымда терәгем – ирем бар, гел хәл сорап, ярдәмләшеп торды. Әти-әни балаларны карашты. Алмаз кызганып, «бетәсең бит инде, хет әниең янында җиңелрәк булыр» дип, берничә көнгә кунакка алып кайтты. Дөрестән дә хәл алдым анда.

Зарланып язуым түгел, җәмәгать, әзрәк сөйләп бушангач җиңел булып китте. Бала алып кайту җиңел генә булса, ана дәрәҗәсе ул кадәр зур булмас иде.

Менә шундый хәлләр! Токсикозым бүгенге көндә бөтенләй бетмәсә дә, күпкә җиңелрәк инде хәзер», – дип хис-кичерешләрен уртаклашкан блогер.

Блогерның виртуаль дуслары да бу чордагы үз кичерешләре белән уртаклашкан. Йөклелек чорын авыр кичерүчеләр шактый комментарий калдырган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100