Танылган "Бәхет төне" җыры кабат популярлашачакмы?
Мәскәү җырчысы Айрат Сафин кайчандыр Алсу Хисамиева белән Асаф Вәлиев репертуарында булган җырны яңарткан.
90нчы елларда татар эстрадасын күзәтеп барган укучыларыбыз хәтерлидер: ул вакытта Алсу Хисамиева белән Асаф Вәлиев парлашып җырлаган "Бәхет төне" җыры бик популяр иде. Җырның авторлары - Зиннур Сафиуллин белән Нур Әхмәдиев.
Әлеге җырны, 26 ел узгач, Мәскәү җырчысы Айрат Сафин яңарткан. "Минем яңа клип сезгә ошыймы?" - дип сорый Айрат Сафин.
Бәяне сездән көтәбез, укучыларыбыз. Бер көн эчендә бу клипны Ютубта 2000ләп кеше караган.