Жека буларак танылган автор-башкаручы Евгений Григорьевның хатыны үз-үзенә кул салган. Аны шушы көннәрдә җирләгәннәр. Бу хакта СтарХит сайты яза.
«Кадерле дуслар! Минем Лизам китте. Хәзер күп язып тормыйм, чөнки авыр. Ул минем тормышымның иң якты өлеше булып калачак. Ул бүләк иткән бәхет һәм мәхәббәт бәяләп бетергесез. Кызыбыз Маша, дусларым, якыннарым янәшәмдә. Терәк булуыгыз, иң кадерле кешемә әйткән матур сүзләрегез өчен зур рәхмәт сезгә», – дип язган 56 яшьлек җырчы.
Евгений Григорьевның дусты сөйләвенчә, артистның хатынын туганнары һәм якыннары соңгы юлга озаткан. «Тыныч йокла, Елизавета. Евгений, гаиләгезнең кайгысын уртаклашабыз. Нык бул. Без догада булырбыз», – дип язган ул.
Тол калган җырчы мәрхүм хатынына багышлап пост язган. «Без Лизаны соңгы юлга озаттык. Күңелдәге хисләрне язып тормыйм. Тормышымның бу катлаулы чорында элек белмәгән берничә ачыш ясадым. Безнең кызыбыз, корыч кебек чыдам кечкенә генә кыз бала, бу кайгыны үзе генә күтәреп калмый, ә әтисенә дә терәк була белә. Минем белән булган улларым һәм бертуганнарым. Лиза белән хушлашырга дип, дөньяның төрле почмакларыннан кайткан якыннарым, туганнарым. Дусларым бик күп булып чыкты. Аллаһка барысы өчен дә рәхмәт», – дип язган ул.
Социаль челтәр кулланучыларның күбесе җырчыга кайгы уртаклашу сүзләре язган. «Женя, кайгыгызны уртаклашам, мин яныгызда. Лиза бик якты кеше иде. Синең белән без дә кайгырабыз»; «Хөрмәтле Евгений! Сезнең Вегаста узган концертыгызны искә төшердем... Сөйкемле, нәзакәтле Лиза сәхнә белән җитәкчелек иткәндә, аңа карап сокланган идем (Лиза Жеканың директоры булып эшләгән. – «СтарХит» искәрмәсе). Барысы да аның контролендә булды, ул тәүлек дәвамында барысы белән дә элемтәдә булуын әйтте. Эшчән, акыллы, чибәр... Үзен бик лаеклы тотты ул, сезнең талант һәм җырларыгыз турында язган комментарийларыма бик дөрес итеп җаваплар язды... Сүз юк... Нык булыгыз...» – дип язганнар.
Лиза Крапивина – Евгенийның икенче хатыны. Сөйгәненең йөрәген яулар өчен, җырчы күп еллар тырыша.
«Без Жека белән еш кына бергә эшлибез, күптән түгел шансон премиясе алдык. Лиза шат күңелле иде. Нәрсә булганын аңлый алмыйм. Алар 12 ел бер-берсен яратып яшәде, балалары бар... Өйләнештеләр – барысы да яхшы иде. Нинди көчләр аны үз-үзенә кул салырга этәргәндер. Аның үз-үзенә кул салганын беркайчан да кабул итмәячәкмен. Ышанмыйм. Ул акыллы кыз иде, чын прагматик. Ул үзен, тормышны, кызын, Женяны яратты... Женя да аны өзелеп яратты. Лизаның «әйе» дигәнен 10 ел көтте бит ул! Алар 2 ел элек кенә өйләнеште», – дип сөйләгән җырчы Афина «Комсомольская правда» газетасына.