Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган артистның фотосын исән килеш кабер ташына куйганнар

Танылган артистның фотосын исән килеш кабер ташына куйганнар

news_top_970_100
Танылган артистның фотосын исән килеш кабер ташына куйганнар
Кристина Асмус фотосын кабер ташлары гравюрасына ясап куйганнар. Ул үз портреты белән кабер ташы ясаган компанияне судка бирергә җыенмый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Мәскәүдә ВДНХ мәйданында ритуаль хезмәтләр күргәзмәсе булган. Шунда Кристина Асмус портретын журналистлар күреп алган. Гравировкалаучылар кызның сурәте матур булганга, фотоның форматы туры килгәнгә аны станокка керттек, дип аңлаткан.

 
 

Кабер ташына үзенең фотосын куйганны белгәч, Кристина бик борчылган, съемкаларын да туктатып торган. Бу турыда ул РИА Новости агентлыгына сөйләгән. 

"Миннән һәм минем гаиләмнән телдән дә, язмача да гафу үтенделәр. Ничек кенә үпкәләсәм дә, бу көннәр борчулы булса да, мин бу эшне судка җиткермәскә һәм компенсация таләп итмәскә булдым", - дип язган актриса инстаграмдагы сәхифәсенә. 


Кристина Асмус бу хәлне аңлашылмаучанлык дип атый, "һәркем хаталанырга мөмкин", дип уйлавын яза. Судлашып йөрергә вакыты да, мораль көче дә булмавын әйтә. 

  • Кристина Асмус "Елки", "Интерны", "Незлоб" сериаллары, "А зори здесь тихие", "Чемпионы" фильмы аша таныш. 2013 елда ул комик Гарик Харламовка кияүгә чыкты, 2015 елда аларның кыз баласы туды.
Посмотреть эту публикацию в Instagram


Публикация от Asmus Kristina (@asmuskristina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100