Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган артист, театр җитәкчесе, депутат Николай Губенко вафат

Николай Губенко «Они сражались за Родину», «Золотые ворота» рольләре белән халык күңелен яулап алды.

news_top_970_100
Танылган артист, театр җитәкчесе, депутат Николай Губенко вафат
Салават Камалетдинов

РСФСРның халык артисты, Мәскәү думасы депутаты Николай Губенко 78 яшендә вафат булды. Россия Президенты Владимир Путин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, артистлар һәм сәясәтчеләр кайгы уртаклаша. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Николай Губенко үлеме хакында Мәскәү думасы рәисе Алексей ШапошниковТвиттерда язды. Артист йөрәге туктаудан үлгән, диелә бу хәбәрдә.

Россия Президенты Владимир Путин мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйткән. 

«Бүген Мәскәү шәһәр думасы депутаты, халык артисты, режиссер, „Содружество актеров на Таганке“ театры җитәкчесе Николай Губенко вафат. Николай Николаевич бик яхшы кеше иде. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — дип яза Сергей Собянин социаль челтәрләрдә. Бу турыда Мәскәү мэрының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Губенко 1980 елларда документаль фильмнарда Владимир Ленин рольләрен тавышландырган. Быел яз көне хатыны белән икесе дә коронавирус йоктырып авырган булган. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Николай Губенко «Они сражались за Родину», «Когда улетают аисты», «Пароль не нужен», «Первый курьер», «Пришел солдат с фронта», «Если хочешь быть счастливым», «Прошу слова» и «Подранки» фильмнарында уйнаган.

Кинорежиссер буларак ул «Пришел солдат с фронта», «Если хочешь быть счастливым», «Подранки», «Из жизни отдыхающих», «Запретная зона», «И жизнь, и слезы, и любовь» фильмнарын төшергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100