news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган артист инсульт кичергәннән соң да 2 млн сум гонорар өчен эшли

news_top

Россиянең атказанган артисты Николай Носков, сәламәтлеге какшауга карамастан, шәхси чараларда 2 млн сумга актив чыгыш ясый, дип хәбәр итә «Газета.ру».

Инсульт кичергән артист чыгышлар графигын шыплап тутыра, ләкин сәхнәгә чыгу турында карарны көне килеп җиткәч иртән генә кабул итә. Җырчы бу хакта оештыручыларны алдан кисәтә, чөнки, сәламәтлеге какшап китсә, концерт булмаска мөмкин.

Носковның сәламәтлеге әлегә тотрыклы, тик кан басымы күтәрелгән чаклар да була.

Хәзергә билгеле булганча, Николай Носков Мәскәүдәге чыгышы өчен 2 млн сум ала, ә төбәкләргә җырчы 2,5 млн сумнан артыграк бәягә килергә әзер. Ул, инвалид креслосын йөртү өчен, 3 елдан да өлкәнрәк булмаган «Мерседес», «БМВ» яки «Ауди» маркалы чит ил машинасында гына йөрергә әзер булуын белдерә. Очкычка билетларны бары тик бизнес-класстан, поездга исә люкс-купе алырга куша.

Николай Носковның грим бүлмәсендә Франция һәм Италиядән китерелгән җиләк-җимешләр булырга тиеш.

Николай Носков инсультны 7 ел элек кичерде, аның нәтиҗәләре белән хәзер дә көрәшә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 май 2025
    Исемсез
    Президент кебек сораулары
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар