Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актрисаның кызы: «Рак белән авырган әнинең аяклары шеште, хосписка салдык»

news_top_970_100
Танылган актрисаның кызы: «Рак белән авырган әнинең аяклары шеште, хосписка салдык»
StarHit порталы

Актриса Анна Самохина 2010 елда җан бирде. Вафатына берничә атна кала кызы Александра аны хосписка урнаштыра. Бу актрисаның үзенең теләге була. Александра Самохина НТВ каналындагы «Секрет на миллион» тапшыруында хоспистагы начар шартлар турында сөйләгән, дип яза StarHit порталы.

Анна Самохина 2010 елда Санкт-Петербургта ашказанындагы яман шештән вафат була. Актрисаның курсташы Александр белән беренче никахыннан туган кызы Александра кала.

Александра сүзләренчә, әнисе хосписка барырга карар кыла һәм шунда ук вафат була. Бу вакытта актрисаның хәле бик начар була: «Ул минем өемдә ятып кына тора иде, аның аяклары бик нык шешә башлады. Мин куркып калдым: табибларга мөрәҗәгать итү турында уйлау да юк, аны бары тик хосписта гына кабул итәрләр иде. Әнигә яраклы хосписны сайлавы авыр булды. Бер хосписка кергәч, үземә начар булды, сидек исе анда. Дустыма шалтыраттым да: «Мин анда әниемне алып килә алмыйм», – дидем.

Ләкин дөньяда яхшы кешеләр дә бар. Әнинең дусты Эллага рәхмәт, ул яхшы шартлары булган хоспис эзләп тапты»,–дип сөйләгән ул тапшыруда.

Исегезгә төшерәбез, актриса «Узник замка Иф», «Царская охота», «Черный ворон», «Бандитский Петербург» кебек фильмнар һәм сериаллардагы рольләре белән таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100