news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган актриса Вера Васильева вафат

news_top
Танылган актриса Вера Васильева вафат
Владимир Васильев, архив

СССРның халык артисты Вера Васильева 97 яшендә вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Халык артисты Юрий Васильев мәрхүмә турында искә алган. «Ул минем сәхнәдәге әнием иде», – дигән Юрий Васильев.

Вера Васильева дусты – Евгений Вахтангов исемендәге театр актрисасы Юлия Васильева белән бер көнне үлгән.

Юрий Васильев сүзләренчә, Вера Васильева Сатира театрының 100 еллыгына кадәр яши алмаган. Ул биредә 75 ел хезмәт иткән.

Вера Васильева «Сказание о земле Сибирской», «Чук и Гек», «Свадьба с приданым» фильмнарында, «Безумный день, или Женитьба Фигаро», «Воительница» һәм башка спектакльләрдәге рольләре белән танылган.

Әлеге хәбәрне РИА Новости Сатира театрына сылтама белән язды. «Безнең театрга зур кайгы килде – Вера Кузьминична Васильева вафат, безнең яраткан Верочка», – диелгән театр сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар