Танылган актриса Светлана Светличная балаларын һәм оныкларын рәхмәтсезләр дип атады
Инсульт кичереп хастаханәгә эләккән 80 яшьлек киноактриса фатирын күршеләренә яздырырга җыена. «Туганнарга бернинди васыять калдырмыйм. Алар андый бүләккә лаек түгел», — дигән Светлана Светличная.
«Бриллиантовая рука», «Семнадцать мгновений весны» киноларында уйнаган актриса берничә атна элек хастаханәгә эләккән. Авыр хәлдә дә ул, элеккечә туганнары белән аралашырга теләми. Бу турыда «StarHit» (СтарХит) сайты хәбәр итте.
80 яшьлек Светлана Светличная бар мөлкәтен чит кешеләргә яздырып, үз туганнарын мирассыз калдырырга тели.
«Мин фатирымны күршеләргә бүләк итәргә телим. Аларның бик әйбәт һәм рәхмәтле кешеләр булуларын күрәм. Туганнарым андый түгел. Оныгым Маша рәхмәтсез, мин аннан беркайчан да җылылык тоймадым. Шуңа күрә фатирымны яхшы гаиләгә бирермен дигән карарга килдем. Аннары мине рәхмәт белән искә алсыннар», — дип сөйләгән ул.
«Туганнарыма берни дә васыять итмим. Алар мондый бүләккә лаек түгел», — дигән Светлана Светличная.