news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган актриса песи китереп чыгарган янгында пешеп беткән, кызы да имгәнгән

Вера Воронковага пластик операция ясаганнар.

news_top
Танылган актриса песи китереп чыгарган янгында пешеп беткән, кызы да имгәнгән
https://pixabay.com

Актриса Вера Воронкова Яңа ел чыршысына ут кабудан килеп чыккан янгында имгәнгән. 56 яшьлек хатынны Мәскәүдә хастаханәгә салганнар. Аның кулларына һәм колагына пластик операция ясаганнар. Бу турыда РЕН ТВхәбәр итте.

Хәзер Воронкованың хәле яхшыра башлаган.

Янгынны исә песи китереп чыгарган. Фаҗига вакытында песи һәлак булган. Актрисаны реанимациягә китергәннәр, аның кызы да имгәнгән.

Вера Воронкова — театр һәм кино актрисасы, Россиянең атказанган артисты. МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаган. «Предчувствие», «Марш Турецкого», «Каменская-4», «Журов» кебек киноларда төшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар