Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актриса ни сәбәпле үзенә кул салган?

news_top_970_100
Танылган актриса ни сәбәпле үзенә кул салган?

Танылган актриса Ольга Шувалова үзенә кул салган, бәхеткә, аны коткарып калганнар.

Актриса Арбатта фатир арендалап яшәгән. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып киләләр, организмында күп дару булу сәбәпле, аны үзенә кул салырга теләгән, дип уйлыйлар. Табиблар аның организмын чистарта, ул исән калачак, дип яза газета. Ольга үзенә кул салганын таныган.

Ольга Шувалова Вячеслав Бутусовның «Девушка по городу гуляет босиком» клибында төшә. Шушы роле аңа танылу китерә. Аннары аңа «Агент национальной безопасности», «Улица разбитых фонарей», «Защита свидетелей» сериалларында рольләр бирәләр. Аннан соң аны «тормыш төбенә төшкән» кызлар – фахишә, наркоманка рольләрен уйнарга чакыра башлыйлар. Ул «Счастье мое», «Итальянец», «Все умрут, а я останусь» фильмнарында уйный.

Шушы фильмнардан соң кыз таныла. «Все умрут, а я останусь» фильмы өчен ул Европа кинофестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле»ендә бүләкләнә.

Әмма соңгы араларда, олыгаю сәбәпле, аңа мондый рольләрне дә бирми башлыйлар. Ул үзенә бикләнә, анда психологик проблемалар башлана. Актрисага 37 яшь, аның кызы һәм кечкенә улы бар. Ул соңгы араларда үзенә урын таба алмый газапланган. Ул бик нык ябыккан да. «Ничек ябыктыгыз?» – дигән сорауга ул социаль челтәрдә: «Аз ашап», – дип җавап биргән. Шушы стресслар нәтиҗәсендә ул тормышына нокта куярга теләгән, ахры, дип яза «Московский комсомолец». Соңгы чик – коммуналь фатирдагы күршесе белән талашу була. Актриса аңа янап смслар яза, аннары куркыныч гамәлне эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100