news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган актриса Лия Ахеджакова ковид белән авырый

82 яшьлек актриса «Служебный роман», «Ирония судьбы, или С легким паром!», «Москва слезам не верит», «Старые клячи» фильмнары аша таныш.

news_top

Танылган актриса Лия Ахеджакова коронавирус белән авырый, аны хастаханәгә салганнар. Бу турыда Ахеджакованың продюсерына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Әйе, ул чыннан да хастаханәдә ята, хәле әлегә нормаль, анда коронавирус», — дип әйткән Ефим Спектор.

7 гыйнварда 82 яшьлек актрисаның хроник авырулары булу сәбәпле, хастаханәгә салганнар. COVID-19 тесты уңай нәтиҗә күрсәткән.

Лия Ахеджакова — совет һәм Украина артисты. Ул театрда һәм кинода уйный. 1994 елда Россиянең халык артисты исеменә лаек булды.

Тамашачы аны «Служебный роман», «Ирония судьбы, или С легким паром!», «Москва слезам не верит», «Старые клячи» фильмнары аша белә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар