Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актер Владимир Конкинның кызы фитнес-клубта һәлак булган

32 яшьлек Софияне бассейн төбендә тапканнар.

news_top_970_100
Танылган актер Владимир Конкинның кызы фитнес-клубта һәлак булган
https://pixabay.com

Мәскәүдәге фитнес-клубларның берсендә фаҗига була. Биредә танылган актер, Россиянең атказанган артисты Владимир Конкинның кызы — 32 яшьлек София суга бата. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, София бассейнга 23.30 сәгать тирәсендә килә. Бу вакытта биредә башка кешеләр булмавы ихтимал. Софияне бассейн төбеннән табалар, аны бик тиз арада судан чыгаралар.

«Дүрт минут эчендә ашыгыч ярдәм фитнес-клуб ишеге төбенә килеп җитте. Ике минут эчендә пациент янына килделәр», — диелә хәбәрдә.

Табиблар Софиянең йөрәген эшләтеп җибәрә, тик сулыш алдыра алмыйлар. Софияне Боткин хастаханәсенә илтәләр. Шунда ул мөстәкыйль сулыш ала башлый. Тик барыбер вафат була.

Фитнес-клуб хезмәткәрләре Софиянең шәхси әйберләрен дә хастаханәгә биреп җибәрә. Аның документлары салынган рюкзагы һәм спорт сумкасы була. Спортклубның үзенең медпункты юк.

Фаҗиганең сәбәпләрен полиция ачыклый.

София Конкинаның туганы Дарья «СтарХит» басмасы хәбәрчесе белән аралашкан. Фаҗига 22 сентябрьдә була. Дарья сүзләренчә, төнге икедә аңа фитнес-клубтан шалтыраталар, Софияне реанимация алып китүләрен хәбәр итәләр.

«Башта мин мошенниклар дип торам. Чөнки абый иртә белән генә Софиянең кызы Алисага шалтыратып, бар да яхшы дип әйткән иде», — дип искә ала Дарья.

Дарья Софиянең үлгәнен икенче көнне иртән белгән, диелә бу хәбәрдә.

«СтарХит» хәбәр иткәнчә, София хастаханәдә бөерләре эшләүдән туктагач үлгән. Башлангыч версия буенча, үлем сәбәбе — төче суда бату. Ләкин туганнары бу версиягә ышанмый. Алар Софиянең тәҗрибәле йөзүче, күптән тренировкага йөрүен әйтә.

Владимир Конкин «Место встречи изменить нельзя» фильмының төп героен уйнаган актер. София аның кече кызы, Конкинның игезәк уллары Ярослав һәм Святослав бар. Владимир Конкинның гомер буе бергә яшәгән хатыны Алла ун ел элек яман шештән үлгән.

«Вести» каналы әлеге фаҗигане Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тикшерүен хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100