news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган актер үлеме сәбәпләрен ачыклыйлар

news_top
Танылган актер үлеме сәбәпләрен ачыклыйлар
"Татар-информ" архивы

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Фонтанкадагы Яшьләр театрында эшләүче 59 яшьлек Вадим Волков үлеме сәбәпләрен тикшерергә кушкан. Бу турыда «Вести» каналы яза.

Социаль челтәрләрдә таралган белешмә буенча, актерны 18 яшьлек исерек егет электросамокат белән бәрдереп киткән. Бу факт расланса, җинаять эше ачылачак.

Мәрхүм актер Фонтанкадагы Яшьләр театрында 12 ел эшли. Ул кинода һәм телевидение тапшыруларында төшә. Тамашачылар аны «Убойная сила», «Улицы разбитых фонарей», «Ментовские войны», «Морские дьяволы», «Бандитский Петербург», «Тайны следствия», «Чужой район» һәм «Невский» сериаллары аша белә.

Ул «Жозефина и Наполеон», «Кабала святош/Мольер», «Севильский цирюльник», «Последнее китайское предупреждение», «Четыре танго о любви», «Наш городок», «Время для посещений» һәм «Жаворонок» спектакльләрендә уйнаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар