Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актер спектакль вакытында ауган декорация астында калып үлгән

«Большой театр»да спектакль барган вакытта декорация 37 яшьлек Евгений Кулеш өстенә төшкән.

news_top_970_100
Танылган актер спектакль вакытында ауган декорация астында калып үлгән

РИА Новости хәбәр итүенчә, Мәскәүдәге Большой театрда «Садко» спектакле барганда 37 яшьлек Евгений Кулеш өстенә төшкән декорация астында калып һәлак булган.

Тикшерү комитеты тикшерү эшен башлаган.

Спектакльне туктатканнар, тамашачыларны залдан чыгарып җибәргәннәр.

Евгений Кулеш спектакльне уйнаганда сәхнәдәге тәхетне этеп куйган. Бу вакытта декорация төшә башларга һәм актер тамашачы янына чыгарга тиеш була. Ул аска төшеп барган декорация астыннан китеп өлгерми. Аның башы һәм муены яньчелә һәм актер шунда ук үлә. Декорациянең авырлыгы 2 тонна булган. Актерның иптәшләре аңа читкә кит дип кычкырган, әмма тавыш белән ул ишетмәгән.

Тамашачылар әйтүенчә, актерлар «Стоп! Стоп! Ашыгыч ярдәм чакырыгыз, монда кан!» дип кычкыра башлыйлар.

Аида Гарифуллина бу спектакльдә чыгыш ясарга тиеш була. Әмма аны икенче актриса алыштырган. «Миңа әле генә хәбәр иттеләр, мин калтыранам. Бу коточкыч фаҗига. Якыннарының кайгыларын уртаклашам», — дигән ул.

2013 елда Кулешны билгесез кеше кыйнап, телефоны белән акча янчыгын урлап киткәннәр иде. Актерның баш мие селкенә.

Моңа охшаш хәлнең Татарстанда да булганы бар. Режиссер, драматург Гафур Каюмов Арча мәдәният йортында тамаша барган вакытта сәхнә артында декорациядән егылып төшеп һәлак булган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100