news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди ризык ашасаң, тәннән сасыган йомырка исе килә?

news_top
Нинди ризык ашасаң, тәннән сасыган йомырка исе килә?
https://pixabay.com/

Гигиена кагыйдәләрен үтәп, дезодорант кулланып та тәннән сасы ис килә башласа, ашаган ризыкларны барларга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында диетологларга сылтама белән язылган.

Кешенең тәненең исе ашаган ризыгына бәйле. Табиб сүзләренчә, начар ис кофеин, ачы соус, алкоголь аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бик әче азык тир бүленеп чыгуны активлаштыра.

Күкерт күп булган ризыклар да тәнгә ис бирә. Бу очракта кешедән сасыган йомырка исе килә башлый.

Стресс тир бүленеп чыгуны көчәйтә. Шуңа күрә артык борчылмагыз.

Ясалма, суламый торган тукымалардан тегелгән киемнәр, инфекцион һәм хроник авырулар да тәннән сасы ис килүгә сәбәп була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар