Тәнкыйть аша үскән «Яңа татар җыры» үзгәрешләре: тулы авторлык хокуклары авторда калачак
Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Яңа татар җыры» быел бишенче – юбилей концертын оештырды. Әлеге бәйгенең максаты – татар җыр сәнгатен яңа әсәрләр, җырлар белән баету.

«Җыр ул – сәясәт тә, җыр ул – тормыш рәвеше дә, җыр ул – көрәш рәвеше дә..»
Бәйрәм мөхтәрәм кунак – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршында татар телен һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләвеннән башланды.
Безнең халкыбыз – җырлы-моңлы халык. Аңа сөенсә дә, көнсә дә җыр кирәк. Халкыбызның тарихи язмышы да моң белән, сагыш белән, тирән кичерешләр белән үткән, һәм мондый халык җырсыз яши алмый. Һичшиксез, халыкка яңа җырлар да кирәк, чөнки буыннар алмашына, яңа ихтыяҗлар туа. Һәм менә безнең Ваһапов фонды шушы юнәлештә тырышып, бишенче бәйгесен үткәрә. Әле ул гына да түгел, безнең Ваһапов фондының халык җәүһәрләрен барлау фестивале дә бар, бу – милләтебезгә, аның сәнгатенә, иҗади бердәмлегенә, халыклар дуслыгына биһисап зур өлеш кертә.
Мин әлеге фестивальнең беренче башланып киткән көннәреннән үк үземә: «Халык күңеленә кереп, озак еллар үтемле булып, аның күңеле түрендә саклана торган җыр тусын өчен нишләргә кирәк?» – дигән сорау куя идем. Бу сорауга җавап таптым – моның өчен шагыйрьнең искиткеч күңел халәте фәлсәфәле булырга тиеш, шулай ук көй язучы композиторның да күңел халәте шагыйрьнекенә күчә алырлык, аңа килешле көй тудыра алырдай булырга кирәк. Ул гына да җитми, әзер җырны халык күңеленә җиткерә алучы башкаручы да кирәк. Шушы очракта гына җыр гомерле һәм үтемле булып, халык күңеленә кереп кала.
Җыр ул – сәясәт тә, җыр ул – тормыш рәвеше дә, җыр ул – көрәш рәвеше дә, ә безнең халык көрәшеп һәм җиңеп яши. Шуңа күрә яшәсен халкыбыз, яшәсен татар җыры, көн саен яңа җырлар туып торсын, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
2025 елгы «Яңа татар җыры» бәйгесенә барлыгы 200дән артык җыр килгән, үткән елга караганда быел катнашучылар саны арткан. Бу, мөгаен, быел бәйгедә җиңеп чыккан җырның тулы авторлык хокуклары (исключительные права) авторда калачагы белән бәйледер дип уйлыйм.
- 200 җыр арасыннан иң шәпләрен, җиңүчеләрне сайлаучы жюри составы белән дә таныштырып үтәм: композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Риф Гатауллин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Корбанов (Җамал), Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, конкурсның генераль продюсеры Рифат Фәттахов, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, музыкант Айгөл Зәйнуллина, Татарстанның халык артисты, «Яңа татар җыры»ның жюри рәисе Резеда Ахиярова.
Бәйгенең үзенчәлеге – ул җырларның авторларын гына түгел, ә тәүге башкаручыларын да онытмауда һәм аларга чәчәкләр белән дипломнар тапшыруда. Димәк, сәхнәдә эстрада йолдызларын да, «халык җәүһәрләре»н дә күрү мөмкинлеге бар.
Рифат Фәттахов сәхнәгә чыккач, проектны үткәрүгә ярдәм итүчеләргә, матбугат чараларына рәхмәтләрен җиткерде. Рәхмәт әйтелгән матбугат чаралары арасында «Татар-информ» яңгырамагач, аптырап калдым.
«Әлбәттә, бу 5 ел эчендә матбугат безне мактап кына тормады, шактый тәнкыйть сүзләре дә ишетелде. Әмма мин бу сәхнәдән безнең проектыбызга битараф булмыйча, безне бик нык тәнкыйтьләгән, «кыйнаган» матбугат чараларына да ихлас рәхмәтемне җиткерәм, чөнки сез тәнкыйть аша безне үстердегез», – дигән сүзләреннән соң, бу, мөгаен, безне искә алудыр, дип уйлап куйдым.
Тәнкыйтьне кабул итә белү – зур талант ул, Рифат әфәнде, афәрин сезгә!
«Биш ел эчендәге иң төп нәтиҗәбез шул – безнең халкыбызда иҗади дәрт бик көчле икән, татар халкында көн саен яңа җыр туа, талантлы шагыйрьләребез дә, композиторларыбыз да, җырчыларыбыз да күп. Ә җырлы, моңлы халыкның, һичшиксез, киләчәге бар!» – дип төгәлләде сүзен Ваһапов фонды директоры һәм «Махсус премия» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. «Ак пароход» җырының авторы Илгизәр Исламовка, «Шомырт кара күзләрең» җырның авторлары Радик Шәрәфиев һәм Айзирә Һадиевага, «Юктыр» җырының авторлары Раиф Мөхәммәтрәхимов һәм Венера Мәхмүтовага, «Яратам бары үземчә генә» җырының авторы Нагилә Шөгаеповага, «Гаиләм – җылы учагым!» җырның авторлары Илназ Баһ һәм Эльза Шаговага бүләкләрне тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Киләсе «Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә бары тик бер җиңүче иде, бу – «Чәк-чәк» җыры белән Рәмис Аймәт һәм Азат Хәлимов. Әлеге җырны Казан шәһәре балалар филармониясенең яшь җырчылары башкарды. Бик дәртле, чыннан да балаларга туры килердәй, биетә торган җыр булып чыкты. Мин бу җырны концерттан соң үземә үзем җырлап йөрдем, русчалап әйткәндә миңа «зашло».
«Ил дәшкән чагында» номинациясенең җиңүчеләрен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров бүләкләде. Ул әлеге номинациянең быел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгында, Ватанны саклаучылар елында, аеруча символик мәгънәгә ия булуын искәртеп үтте.
Һәрбер адәм баласын яшәү дәверендә бер җыр алып бара, һәм ул гадәттә кешенең күңеленә кереп калып, кешенең яшәү рәвешендә дә, холкында да чагыла. Безнең хезмәт иткән егетләребезне дә яшәү өмете, илгә, Ватанга мәхәббәтенә, гаиләсенә, сөйгән ярына, исән-сау өенә әйләнеп кайтуга багышланган җыр яшәтә. Илдә барган махсус операция дә бер җыр – җиңү җыры белән йомгаклансын иде, – диде ул, һәм бу номинациядә җиңгән «Яшәү сере» (Инсаф Хәбибуллин көе, Илфак Ибраһимов сүзләре) җырының авторларына 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Фото: © « Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Иң яхшы татар җыры» номинациясендә җиңүчеләр: 3 нче урын алучылар – 100 мең, 2 нче урын алучылар – 150 мең, ә 1 нче урынны яулаучылар 200 мең сум акчалата призга лаек булды. Җиңүчеләргә килгәндә:
- 3 нче урын – «Яулык» (Гүзәлия Павлова сүзләре, Эльвира Әхмәтова көе) һәм «Үпкәм юк язмышка» (Сәкинә Хәйруллина сүзләре, Раиф Мөхәммәтрәхимов көе) җырлары.
- 2 нче урын – «Нигә моңсу талларың?» (Нәзирә Яппарова сүзләре, Наил Шәймәрданов көе) һәм «Башың имә әле!» (Марат Кәбиров сүзләре, Ризван Хәкимов көе) җырлары.
- 1 нче урын – «Ана догасы» (Рәмис Аймәт сүзләре, Эльмир Низамов көе) һәм «Җиләкле алан» (Галиәхмәт Шаһи сүзләре, Илгиз Закиров көе) җырлары.
Иң беренче «Яңа татар җыры»нда җиңү яулаган «Татар, алга!» җыры Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов һәм инструменталь төркем тарафыннан быел да концертның йомгаклау җыры буларак башкарылды.
Бәйгедә шагыйрь Рәмис Аймәт ике номинациядә җиңүче булды. Җиңүенең сере турында үзеннән сорашырга булдым.
Бу җиңү сезгә җиңел бирелдеме?
Беләсезме, быел «Яңа Татар җыры» бишенче тапкыр үткәрелә, һәм мин 5 ел рәттән җиңүче булганмын икән. Быел хәтта 2 номинациядә – «Иң яхшы балалар җыры» һәм «Иң яхшы татар җыры»нда җиңү яулау бәхете елмайды. Мин бу конкурсның булуына бик бәхетлемен, ул башка фестиваль-конкурслардан үзенең профессиональ югарылыгы белән аерылып тора. Шулай ук, бу – җырчылар конкурсы түгел, ә нәкъ менә авторларныкы, шул ягы белән дә миңа бик якын. Мондый фестивальләр безне, авторларны, яңа җырлар иҗат итәргә рухландыра, дәртләндерә. Ел саен конкурска берничә җырымны бирәм, һәм ел саен берсе җиңеп чыга. Бу бәйге озын гомерле булсын иде, ул безгә бик кирәк.
Җиңүегезнең сере нидә соң?
Һәрбер җыр текстын бала тудырган кебек иҗат итәм. Бу «Ана догасы» җырын күз яшьләре белән яздым. Аны тыңлаганда да мин дулкынланмыйча тыңлый алмадым, мин һәрбер җырны йөрәгем аша үткәреп язам.
Җыр авторларына килгәндә, кемнәр күбрәк – шагыйрьләрме яисә композиторлармы?
Безнең шагыйрьләр күп, ә композиторлар азрак шул. Композиторлар күбрәк халыкчан стильдә иҗат итсеннәр иде. Соңгы 10 ел эчендә популяр җырлар азайды кебек. Элек кайсы җырчының репертуарына карама, аларның популяр, хит җырлары бар иде. Менә бу конкурс яңа җырлар язуга этәргеч булсын иде.
Эльмир Низамов белән тандемыгыз турында да сөйләп китегез әле.
Эльмир Низамов белән без күптән җырлар иҗат итәргә омтылып карадык. Менә бу «Ана догасы» җырын да без 5-6 ел элек Эльмирның тәкъдиме белән язган идек. Мин аңа «менә шундыйрак җыр кирәк, языйк» дидем, тик бу эш калды, язылмады. Аннары тагын «языйк әле» дигәч, шушы матур җыр дөньяга килде. Бу җыр бүгенге махсус хәрби операциядә катнашучы, балаларын көткән аналарны күздә тотып иҗат ителде.
Җырыгызны күз яшьләрсез тыңлап та булмады шул.
Әйе, үзем дә бик тетрәнеп тыңладым. Эльмир Низамов «бу җырны үзе ана булган җырчы башкарырга тиеш» диде, һәм без Алинә Шәрипҗанованы сайлап алдык. Без ялгышмаганбыз дип уйлыйм.