Кичә, сөйләшүләр нәтиҗәсендә, 63 хәрби Украина әсирлегеннән кайтарылды. «Башкирский батальон» Телеграм каналы хәбәр итүенчә, алар арасында Иглин районы Таутөмән авылыннан танк командиры Руслан Габидуллин да бар.
Социаль челтәрләрдә аңа 36 яшь булуын, 9 сентябрьдә әсирлеккә эләгүен язалар. Руслан өйләнгән, кызы бар.
Руслан Габидуллин социаль челтәрләрдә кызы белән төшкән фотосын куйган булган.