Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәненең 98 проценты пеште». Әбиләренә кунакка килгән бала янгын чыгарган

Малай әбисе белән бабасының өендә чоланда ут белән уйный.

news_top_970_100
«Тәненең 98 проценты пеште». Әбиләренә кунакка килгән бала янгын чыгарган
https://krk.sledcom.ru/

Красноярск краендагы Назарово авылында шәхси йортта янгында 7 яшьлек бала бик каты пешә. Бу турыда "Комсомольская правда" яза. 

Малай әбисе белән бабасы янына кунакка килә һәм чоланда ут белән уйный. 

"Якынча белешмә буенча, 25 марттан башлап малай бабасы белән әбисе өендә кунакта була. 26 мартта бала шырпы ала һәм чоланга кереп бикләнә. Ул биредәге әйберләргә ут төртә. Чоланнан төтен чыга башлагач, бабай ишекне ватып ача, оныгын сөйрәп чыгара", - дип сөйләгәннәр өлкә буенча Тикшерү идарәсендә.

Баланың бөтен тәне диярлек пешеп беткән. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланы хастаханәгә алып киткән. Хәзер ул Назарово район хастаханәсендә ята. 

Тикшерүчеләр баланың караучысыз калу сәбәпләре, ни өчен ут белән уйнавын ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100