Авырта башлауны сизү белән, иң беренче, шифа бирсен, әйбәт кенә дәваланып чыгарга язсын дип, Аллаһка ялварырга кирәк. Сөекле пәйгамбәребез дә үзенең хәдисләрендә ничек итеп Аллаһтан ярдәм сорарга тиешлекне өйрәтеп калдырган. Авырып китсәк, без дә ул доганы әйтергә онытмыйк. «Кулыңны тәнеңнең авырткан урынына куй да өч тапкыр:
Бисмилләһ – «Аллаһ исеме белән», – дип әйт, аннары 7 тапкыр:
Әгүҙү билләһи үә кудратиһи мин шәрри мә әҗидү үә үхәҙиру
«Мин сизгән һәм курыккан яманлыклардан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенам»,– дияргә кирәк» (Мөслим риваяте 2202).
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан