Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәне кутыр белән капланды, йөрәге көчле, үзе хәлсез иде». Дусты ут төрткән бала үлгән

news_top_970_100
«Тәне кутыр белән капланды, йөрәге көчле, үзе хәлсез иде». Дусты ут төрткән бала үлгән
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә балалар мәйданчыгында дусты ут төрткән малай 3 атна хастаханәдә ятканнан соң вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

14 яшьлек Антон (исемнәр үзгәртелә) дусты белән ишегалдында йөри, аннары алар талаша. Малайлар яшьтәш була. Дусты Антонга бензин сибә һәм ут төртә. Урынга йөгереп килгән туганнары берни эшли алмый, Антонның гәүдәсе 100 процент пешә, аннары бөтен тәне кутыр белән каплана.

Табиблар Антонга берничә операция ясый. Ләкин бала барыбер вафат була. Туганнары исә бу хәбәрне кабул итәсе килми. «Без моны фейк дип уйладык. Без хастаханәдән киткән генә идек. Ул исән иде. Операция уңышлы булды. Бөтенесе белә инде, без – юк. Без иң соңыннан белдек. Төнлә табибка бардык, анда расладылар. Оныгым без хастаханәдән киткәч 5-10 минуттан үлгән», – ди мәрхүм малайның әбисе.

Әлегә Антонның үлеменең төгәл сәбәбе билгеле түгел. 

«Ярдылар инде. Оныгымның органнары эшләми башлаган. Йөрәге дә, бавыры да, бөерләре дә. Йөрәге көчле, тик ул үзе хәлсез иде. Бик ябык булганга, яшәү ресурсы җитмәгән инде. Аңа дарулар биреп тордылар, авыртуны сизмәде –иң мөһиме шул. Хәзер җирләү белән шөгыльләнәбез. Теге үсмергә җәза турында уйламыйм да. Ул да бала, бу турыда уйларга да теләмим. Аның гаиләсе безнең белән элемтәгә чыкмады», – ди әби кеше.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара. «Алдан уйлап үтергән өчен җинаять җаваплылыгы 14 яшьтән башлана. Әгәр бу үсмернең психик үсеше яшенә туры килмәвен, ул җаваплылыкны аңлый алмаслык икәнен исбатласалар, аңа җинаять җаваплылыгы булмый. Әгәр исбатлый алмасалар, гомерлеккә иректән мәхрүм итүләре бар. Ләкин мин тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам – бу бик чик җәза, андый җәзага тарту ихтималы бик аз. Бу очракта аңа 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү янавы бар. Ә ата-анасына гражданлык-хокукый җаваплылык булырга мөмкин, ягъни, әгәр мәрхүмнең туганнары судка мөрәҗәгать итсә, аларга мораль зыян өчен түләттерүләре ихтимал», – дигән адвокат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100