
Санкт-Петербургта 15 яшьлек укучы кыз вейп тартканнан соң бик авыр хәлдә реанимациягә эләккән. Кыз көне буе электрон тәмәке тарткан. Ул аны 1 көн элек кенә сатып алган булган. Бу хакта «KazanFirst» хәбәр итә.
Кичкә таба үсмер кызның хәле кискен начарланган. Аның тәне кызыл тимгелләр һәм канлы кабарчыклар белән капланган, тамагы һәм авыз куышлыгы авырта, ә аннары тыны кысыла башлаган. Табиблар кызны ашыгыч рәвештә реанимация бүлегенә салган, анда аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.
«Лига безопасного интернета» башлыгы Екатерина Мизулина телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, мәктәп укучысы исән калган, ләкин аның бөтен тән тиресе бозылган, хәзер аңа пластик операцияләр аша узарга туры киләчәк.
Вейп яратучыларның 10-15 процентында шундый авыр реакцияләр барлыкка килергә мөмкин. Электрон тәмәкеләрдә зарарлы матдәләр бар: пропиленгликоль көчле аллергия китереп чыгара, ә глицерин тиредә кызыл тимгелләр барлыкка китерә ала, диелә хәбәрдә.