Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тандем»да эвакуация: кешеләр өченче каттагы баскычтан төшә – видео

news_top_970_100

Бүген 10.50 сәгатьтә Казанның 3 сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе эшли башлый, һәм эвакуация башлана.

«Южный», «Тандем», «Горки Парк»тагы сатып алучыларны һәм хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә бинадан чыгаралар. Шаһитлар әйтүенчә, алар төтен исе, башка шикле әйберләр күрмәгән – бары янгын сигнализациясе эшләгән, һәм каравылчылар кешеләргә чыгып китәргә кушкан.

«Тандем» сәүдә үзәгендә өченче каттагы кешеләрне баскычтан төшергәннәр.

Сәүдә йортларына янгын сүндерү автомобильләре, махсус хезмәтләр килгән. Якынча бер сәгатьтән сәүдә үзәкләре кабат эшли башлады.

2023 ел башында, төтен чыгып, «Республика» сәүдә үзәге эвакуацияләнгән иде. Ә 2022 ел исә тоташ ялган хәбәрләр аркасында эвакуацияләр белән истә калды. Сәүдә йортларында гына түгел, мәктәпләрдә, башка биналарда «шартлаткыч бар» дигән ялган хәбәрләр аркасында эвакуацияләргә туры килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100