Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тандем» сәүдә үзәгендә үсмер кыз үлгән

news_top_970_100
«Тандем» сәүдә үзәгендә үсмер кыз үлгән

Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә фуд-кортта үсмер кыз үлгән, дип хәбәр итә «Татарстан 24».

«Казанский репортер» хәбәр итүенчә, 14 яшьлек үсмер кыз 2 иптәше белән сәүдә үзәгенең кафелар урнашкан урынында булган. Ул бәдрәфкә барып килә һәм кисәк кенә аңын югалтып егыла. Шунда булган табиб аны аңга китерергә тырышып карый, әмма кыз аңына килми. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар, әмма хастаханәдә дә аңа ярдәм итә алмыйлар – кыз үлгән.

Телеграм каналларда, кыз бәдрәфтә газ иснәргә мөмкин, дип фаразлаган, аның «күңел ача торган», ягъни наркотик газ булуы ихтимал.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100