Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Танцы» тамашасында катнашучы егетне Казан кызларын алдаган өчен хөкем итәләр

news_top_970_100
«Танцы» тамашасында катнашучы егетне Казан кызларын алдаган өчен хөкем итәләр
Дмитрий Шатров

ТНТ каналындагы «Танцы» тамашасының дүртенче сезоны катнашучысы Эльсевар Мурадовны мошенниклыкта гаеплиләр. Ул, судта әйткәнчә, алдаган Казан кызларының барысына да акчаны кайтарып бетергән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елда ул Казанга килә һәм клип төшерү өчен кызлар эзли. Кызлардан унбишәр мең акча җыя, шул акчага костюмнар алырга тиеш була. Тик клип төшерү шуның белән тәмамлана. Актриса була алмый калган кызлар исә полициягә мөрәҗәгать итә.

«Ике кыздан претензия булмау һәм җинаять эшен туктату турында гариза килмәү сәбәпле, суд утырышын кичектерүне сорыйм. Калганнары гариза язып җибәрде», – ди Мурадовның адвокаты.

Шул сәбәпле суд утырышы кичектерелеп тора.

«Мин чыннан да биюдән төзелешкә киттем, бу очрактан соң минем белән эшләүчеләр булмады. Мин зыян күрүчеләргә барысына да түләдем, моны 2019 елда ук эшли башладым. Гаебемне танып гариза яздым, аларга акча түлисем барын кире какмадым», – ди Эльсевар Мурадов. Хәзер аны башка тамашаларга алмыйлар, ул төзелештә эшләргә мәҗбүр.

6 эпизод буенча гомуми зыян 141 мең сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100