«Танцы минус» рок-төркеме гитарачысы Антон Хәбибулин үлгән. Бу турыда төркемнең җитәкчесе Вячеслав Петкун социаль челтәрләрдә язган.
«Бездә кайгы, Антон вафат булды», – дип язган Петкун.
Аның үлеменең сәбәбе әйтелми
Антон Хәбибулин «Танцы минус» төркеменә 2006 елда кушылган. Шуннан бирле ул коллектив белән гастрольләргә йөргән.
Ул «Моральный Кодекс» һәм «СБПЧ» төркемнәре, «Корни» солисты Павел Артемьев белән дә эшләгән. Moscow Music School мәктәбендә укыткан.