Моннан берничә ел элек печән җыйганда биеп танылган Самат абыйның тагын бер видеосы социаль челтәрләрдә тарала башлады.
2016 елда Самат Азнабаевны Андрей Малахов тапшыруына Мәскәүгә чакырганнар иде. 52 яшьтәге Самат абыйның 6 баласы бар. Ул Башкортстанның Зианчура районы Башкорт Үргене авылында яши.
Быел төшерелгән видеоны каручылар Самат абзыйның һаман да дәртле, төз буй-сынлы булына игътибар иткән, дип яза «Өмет».