Кеше өчен нормаль тән температурасы култык астында үлчәгәндә 36,0-37,0 ºС. Терапевт Галина Аксенова кеше үлү ихтималы булган температура турында әйткән. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.
Температура күтәрелү яки төшү адаптация механизмы булып тора. Мәсәлән, тән температурасы төшү энергияне экономияли, ә температура күтәрелү микроблар белән көрәшергә ярдәм итә. Ләкин экстремаль төшү яки күтәрелү – халәт начарлануын кайчакта бик җитди дәрәҗәдә күрсәтә.
Һәркем өчен нормаль температура үзенчә була. Кемдер стандарт 36,6 ºС, кемдер 35,7 ºС, башка берәү 37,0 ºС белән яши. Балалар өчен гадәти температура гадәттә өлкәннәрдән югарырак була.
Кеше гомере өчен куркыныч тән температурасы 42 ºС артыграк күтәрелгән очракта була. Бу вакытта организмның үз аксымнары җимерелә. 40-42 ºС температурада җылылык «сугу» була, бу – үзәк нерв системасы һәм бөтен органнарның эшчәнлеген боза.
Хроник патологияләре (бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы һ.б. авырулар) булган кешеләр өчен 38,5 ºС тан югарырак температура да куркыныч булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.