news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тән температурасы 38 градустан югарырак күтәрелү кемнәргә зыянлы?

news_top
Тән температурасы 38 градустан югарырак күтәрелү кемнәргә зыянлы?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Тән температурасы күтәрелгән очракта кешеләр ясый торган хаталар турында гаилә табибы Татьяна Романенко сөйләгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Пациентларның беренче хатасы – авыру симптомнарын, табиб белән киңәшләшмичә генә, дарулар белән бетерергә тырышу. Бу хатаны бик күп кеше ясый», – ди табиб.

Аның сүзләренчә, икенче хата – югары булмаган температураны тиз арада төшерү, ә болай эшләмәү хәерле. Бу – йөрәккә авырлык китерә.

Үзәк нерв системасы авырулары булган кешеләргә тән температурасын 38 градустан арттырырга ярамый, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар