Тамырларны барладылар, иң лаеклысын сайладылар: «Татар кызы – 2026» финалы ничек узды
Әлмәттә «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең җиңүчесен билгеләделәр. Матур җырлар, милли киемнәр, тирән мәгънәле чыгышлар һәм милләтнең җиде тамыры турында сөйләгән финал тамашасы «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.
Иртән Әлмәт безне яңгыр белән каршы алса да, вакыт кичкә таба тәгәри башлагач, күк йөзе ачылып китте. Әйтерсең лә, һава торышы да бәйрәмгә әзерләнгән иде.
«Нефтьче» мәдәният сарае алдына кунаклар җыела башлады. Кунакларның күп өлеше – Әтнә, Әгерҗе, Балтач, Мөслим, Актаныш, Тукай, Лаеш һәм Апас районнарыннан – финалда катнашучыларның туганнары, дуслары иде.
Әтнәдән ике кыз чыгыш ясады. Берсесе – Ясминә Гыйләҗева булды. Кунаклар арасында аның дәү апасы Венера ханымны очраттым.
Кызыбыз бик мөлаем, тырыш. Бәйгеләрдә еш катнаша. Җиңүенә ышанабыз, аның белән горурланабыз. Әнисе, егете, дус кызы, җитәкчесе белән бер машина булып килдек, – диде Венера апа.
Ясминәнең әнисе дә безнең сөйләшүгә кушылды, кызының бәйгегә җитди әзерләнүе турында сөйләде. «Кызыбызны 12 июньнән бирле күргән юк инде, бик сагындык», – дип уртаклашты ул.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Мөслимнән килгән Эльвира Магалимова исә финалист Камилә Минһаҗева өчен җан атарга килгән.
Ул безнең өчен чын мәгънәсендә татар кызы. Нинди нәтиҗә булмасын, безнең өчен ул һәрвакыт беренче. Камилә күп әзерләнде, эзләнде, тырышты. Шуңа күрә дә бүген ул финалда чыгыш ясый, – диде ул.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова. Фотода – Эльвира Магалимова һәм Гөлнара Минһаҗева.
Фойеда кунакларны милли көйләр белән музыкантлар каршы алды. Икенче катта исә Әлмәт осталарының кул эшләре ярминкәсен, рәссамнар күргәзмәсен, иҗади гаиләләр һәм театр артистларының чыгышларын күрергә була иде.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Алар белән төп тамаша алдыннан Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар танышып чыкты. Болар – ТР дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Иҗтимагый палатасының экс-рәисе, җәмәгать эшлеклесе Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының төбәктәге бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе урынбасары Камил Ногаев, «Туган авылым» милли комплексына нигез салучы, «Туган батыр» проекты җитәкчесе Радик Абдрахманов һәм башкалар.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
«Һәрбер кешенең күңелендә, тормышында булырга тиешле төшенчәләр»
Гала-концертның видео-прологы кешене милләт белән бәйләп торучы җиде тамырга – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, дин һәм иман, гаилә һәм туган илгә багышланды.
«Татар кызы» бәйгесенең сценаристы Резеда Зәйниева сүзләренчә, әлеге төшенчәләр татар кешесенең милли кыйммәтләрен билгели.
Бу татар кешенесенең милли кыйммәтләрен билгели торган төп кыйблалар. Әлбәттә, «Татар кызы» бәйгесендә һәр ел саен әлеге тамырларга мөрәҗәгать итәбез. Татар кызының төп терәкләре – ул туган тел, гореф-гадәтләр, милли кыйммәтләр, туган ил һәм дин төшенчәләре. Ул үзен татар дип санаган һәрбер кешенең күңелендә, тормышында булырга тиешле төшенчәләр. Башка елларда шушы тамырларның берәрсе ачыла иде. Быел ул берләшкән, комплекска җыелган хәлдә тәкъдим ителә, – дип сөйләде ул тамаша алдыннан.
Видео тәмамланганнан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыкты. Алар «Су буйлап» татар халык җырын башкардылар. Гомумән, әлеге ансамбль, катнашучы кызлардан кала билгеле, бөтен финал тамашасының бер бизәге булгандыр. Алар кызлар белән дә чыгыш ясадылар, аерым номерлар да тәкъдим иттеләр.
Оештыручылар финалда 12 кыз катнашачак дип игълан иткән иде. Ләкин гала-концертта нибары 11 кыз гына булды. Кичәдә 12нче кызның сәламәтлеге белән бәйле булган сәбәпләр аркасында финалда катнаша алмаганы турында әйттеләр. Ул кыз үзе дә биредә иде. Оештыручылар аны да игътибарсыз калдырмады, кичә ахырында чәчәк бәйләме тапшырдылар.
11 финалист кыз сәхнәгә дизайнер Луиза Скипина коллекциясендәге образлардан чыкты. Бу – дефиле өлеше иде. Кызлар салмак музыка астында сәхнәдә йөрделәр, ә алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямов һәр катнашучы турында кыска гына мәгълүмат бирде: аларның кызыксынулары, хыяллары белән таныштырды.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Татарстан кызын бөтен дөнья күзәтәчәк
Финал кичәсен рәсми рәвештә Данис Шакиров ачып җибәрде. Ул тамашачыларны Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.
Габдулла Тукаебыз елында без шулай ук мәркәздә, нефтьчеләр каласында бәйгенең финалын оештырабыз. Мәртәбәле, шәрәфле жюри, җанатарларның бәясе белән финалда җиңү яулаган гүзәл затыбыз Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның хәер-фатихасы, ярдәме белән октябрь аенда Төркмәнстанда бик югары дәрәҗәдә оештырылачак халыкара «Татар кызы»нда Татарстанны тәкъдим итәчәк. Бик күп өлкәләрдә, чит илләрдә «Татар кызы» оештырылды, җиңүчеләр билгеләнде. Ләкин Төркмәнстанда анда җыелган кунакларның да, милләттәшләребезнең дә күзләре Татарстаннан килгән кызга төбәләчәк. Чөнки ул – татар кызының иң өлгесе. Ул үзенең Татарстанда тәрбияләнгән, белем алган, мәгърифәтле, затлы, зыялы гүзәл зат икәнен исбатларга тиеш. Әлбәттә инде бу бик зур җаваплылык, – диде ул.
Данис Шакиров махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне дә искә алды.
Безнең кызларыбыз милләт сагында булса, ир-егетләребез бүген ил сагында. Без бүген Әлмәттә югары дәрәҗәдә, республикакүләм «Татар кызы»н оештыра алабыз икән, әлбәттә, бу – инде аларның зур хезмәте нәтиҗәсе. Аларга аерым зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. «Татар кызы» бәйгесе аларга бер сәлам булып әйләнеп кайтсын, – дип сөйләде ул.
Тукай, театр һәм милли йолалар
Конкурсның чираттагы этабы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Әлеге этапта катнашучыларның Тукай иҗаты аша тел нәфислеген бәяләделәр.
Кызлар белән сөйләм культурасы буенча Татарстанның атказанган артисты, педагог һәм нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла эшләгән. Ул Татарстан этабында катнашучы кызларның телләренең камил булуын билгеләде.
Татарстан кызлары белән эшләве, әлбәттә, җиңелрәк. Шәхсән минем фикеремчә, алар телне яхшы дәрәҗәдә белә. Төрле регионнардан килгән кызлар белән тел мәсьәләсе бераз четеренке. «Татар кызы»нда катнашучы кызлар телне камил белергә тиеш. Тел булганда гына милләт милләт булып саклана ала. Кызлар – бигрәк тә киләчәк буынны тәрбияли торган кешеләр. Беркемгә дә ышанырга ярамый. Бары тик бар нәрсәне үз өстеңә алып, дилбегәне үз кулыңда тотырга кирәк. Мин кызларга шушы әйберләрне дә аңлатырга тырыштым, – дип сөйләде ул.
Финалда катнашучы кызларның матур итеп татарча сөйләшә белүләрендә без дә, тамашачылар да, инандык. Чөнки сөйләм белән бәйле турлар күп булды. Беренчесендә – Габдулла Тукай шигырь юллары, икенчесендә – мини-спектакльдә һәрберсенең репликалары, өченчесендә – тамырлар темасы белән бәйле монологлары бар иде.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Мини-спектакль дигәне Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «Килен төшерү» йоласы иде. Монда кызлар телләренең нәфислеген дә, үзләренең сәнгатьле итеп, рольгә кереп сөйли белүләрен дә һәм бию сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Бәйгенең хореографы Татарстан Республикасының халык артисты Ләйсән Хәмитова белән кызларның ничек әзерләнүләре турында сөйләшеп алган идек. Ул күбесенең моңарчы бию белән шөгыльләнмәүләре турында әйтте.
Бу конкурста катнашучы кызларның күбесе – укытучылар. Аларның күпчелеге бию сәнгате белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән. Шуңа күрә минем алда зур бурыч торды: кызларны бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрү һәм аларга үз көчләренә ышаныч бирү.
Репетицияләр вакытында төрле хәлләр дә булды. Бер кыз хәтта елады. Ул миңа: «Мин бит биюче түгел», – ди. Мин исә: «Күрсәт әле, монда кем соң профессиональ биюче?» – дип җавап бирдем.
Кыска вакыт эчендә мин кызларны нәфис аккошларга әверелдерергә тиеш идем. Бу эштә безгә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары зур ярдәм күрсәтте. Йолада егетләр кызлар белән парларда эшлиләр. Бүгенге нәтиҗә – ул кызларның зур хезмәте нәтиҗәсе, – диде ул.
Фото: «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе
Тамырлар турында уйлану
«Тамырлар» этабында кызлар буыннан-буынга күчеп килгән рухи һәм мәдәни мирас турында сөйләде. Алар чыгышларында Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Җәлил кебек шәхесләрне дә, Сабантуй һәм каз өмәсе кебек гореф-гадәтләрне дә искә алды.
Финалда катнашкан кызларны заманча образларда да күрдек. Аларның танылган яшь җырчы Defne тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Фәүзия Кадыйрова белән бергә уртак номерлары булды.
Фото: «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе
Кызлар образларны алмаштырган арада сәхнәдә Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова, «Болгар кызлары» төркеме, Вилдан Әбраров, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады. Шулай ук финалистларны сайлап алу этабының, 10 көнлек әзерлекнең ничек үткәнен күрсәтүче видеоязмалар да, башка елларда җиңү яулаган кызларның әңгәмәләрен дә күрсәттеләр.
«Төркмәнстанда булганым юк әле»
«Татар кызы»ның Татарстан этабында Балтач районы кызы Динә Зарипова җиңү яулады. Үзенең исемен игълан иткәннән соң, ул оештыручыларга, гаиләсенә рәхмәтен белдерде. Җиңүченең сөенеченнән күңеле дә тулган иде.
Аның турында финал кичәсендә: «Булачак музыка укытучысы. Кечкенәдән фортепиано, курай, гитарада уйный. Институтта эшләп килүче «Бәйрәм» дип аталган фольклор вокал һәм инструменталь ансамбльне җитәкли. Киләчәктә зур сәхнәгә чыгарга хыяллана. Үзе укытачак балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияли алачагына өметләнә», дигән сүзләр ишеткән идек.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Динә Зарипова белән финалдан соң бераз аралашып та алдык.
Һәрбер этап та ул үзенчәлекле. Һәрберсенә дә әзерлек, тырышлык кирәк, һәм шул вакытта гына барысы да булып чыгачак. Алдагы этап буенча борчылу бар инде чынлап та. Ул бит үз республикаңны тәкъдим итү дигәнне аңлата. Миңа калса, Аллаһ бирсә, без булдырырбыз, – дип бүлеште ул.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
***
«Татар кызы» бәйгесенең финалы читтән караганда ярыш кебек күренми. Сәхнәдә режиссёр Айрат Хәмитов тарафыннан әйбәтләп уйланылган, күп тапкырлар репетицияләнгән чыгышлар. Моннан тыш, һәр катнашучыга үзенең холкын, кыйммәтләрен һәм шәхси үзенчәлекләрен тулысынча ачып бирерлек аерым биремнәр дә юк.
Шуңа күрә җиңүчене финал чыгышларына гына карап билгеләү мөмкин түгел. Сайлап алу этапларында жюри әгъзасы булган Резеда Зәйниева да бу турыда сөйләгән иде:
«Татар кызы»ның гала-концерты – ул соңгы нокта. Без кызларны финалда гына күреп бәяли алмыйбыз. Алар 10 көн дәвамында алдан бәяләнәләр. Аларның үсешләрен күрәбез һәм үсешләрен күреп бәялибез. Кем ничек үзгәргән, кемгә нинди йогынты ясаган, кем алга таба нинди йогынты ясаячак – ул һәрбер кызда күренеп тора, – дип сөйләгән иде.
Шуңа да финалда кызларның иң лаеклысын сайлаганнардыр дип ышанасы килә. Чөнки җиңүче өчен бу әле ахыргы нокта түгел, ә тагын да җаваплырак, әһәмиятлерәк этапның башы гына.