Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмуг газаплары... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Динәне әти-әнисе иркәләп, азындырып үстермәде, ә шактый кырыс тәрбияләделәр. Урамда йөрү белән китап уку арасында сайларга туры килсә, Динә, һичшиксез, китап укуны сайлар иде. Ләкин шулай килеп чыкты: 11 сыйныф башында Динә бер ир-ат белән танышты. Аның имтиханга әзерләнеп, консультациядән кайтып барышы, тукталышта автобус көтеп торышы иде. Көтмәгәндә янына бер машина килеп туктады, йөртүчесе, сөйкемле генә бер ир-ат, Динәне кайтарып куярга тәкъдим итте. Ни гаҗәп, кыз минут та уйлап тормыйча ризалашты.

Шуннан бирле Рәдиф Динәне консультациягә алып бара, алып кайта башлады. Озакламый кызның әти-әнисе белән дә танышырга килде. Динәгә бер күрүгә үк гашыйк булуын әйтте. Җаваплы, зур кеше буларак, Динәнең әле балигъ булмаган кыз икәнен аңлавын әйтте. Шуңа күрә, өйләнешмичә, безнең арада бернинди дә интим якынлык булмаячак, диде. Менә бит ничек! Беренче очрашуда ук кызларны урын-җиргә яткырырга теләгән егетләр заманасында шулай дип торган ир-ат булсын әле! Ничек ошатмыйсың инде мондый кешене. Бик ошаттылар Рәдифне Динәнең әти-әнисе. Хәзер алар кызлары өчен тыныч иде, әнә бит янәшәсендә нинди егет асылы бар!

Рәдиф Динәдән 10 яшькә зуррак, милициядә эшли, әбисеннән калган бер бүлмәле фатирда яши иде. Динәне тоталь контрольгә алды, баштагы мәлләрдә кызга мондый игътибар ошады да. Сыйныфтагы бөтен кыз да аннан көнләште. шулай булмаслык та түгел, егете машинада аны алырга килә, еш кына чәчәкләр дә алып килә. Ә нинди чибәр иде Рәдиф! Гашыйк булмаслык та түгел шул.

Уңай яклары булса да, Рәдифнең җитешсез яклары да бар, әмма алар белән Динәгә туйдан соң танышырга туры киләчәк. Бу – көнләшү иде.

Динәгә 18 яшь тулуга ук, август ахырында яшьләр туй уздырды. Сентябрьдә Динә югары уку йортына укырга керде. Рәдиф хатынын егетләрдән генә түгел, хәтта кызлардан да көнләде. Янәсе, Динә дус кызлары белән күбрәк вакыт уздыра, һәм бу – бер дә дөрес түгел, ул бөтен буш вакытын ире белән генә уздырырга тиеш икән. Динә бик тиз балага узды, гәрчә аның укып бетерәсе килсә дә, ире баланы табарга күндерде. Бала бакчага йөри башлау белән, укуыңа кире кайта алачаксың, дип вәгъдә итте.

Динә өйдә утырды, улын тәрбияләде. Дус кызларына аларның өенә килергә ярамый иде, ире каршы булды. Улы белән урамга чыкканда да Динә кыска итәк-күлмәкләр кимәскә тиеш. Рәдифнең үз сүзләре белән әйтсәк: «Ничу анда ирләр алдында койрык болгап йөрергә!»

Ә бераз вакыттан Рәдиф «кул уйната» башлады. Ул эштән кайтканда Динә өйдә булмаса, кара тавыш чыга, сугыш башлана – чәчләреннән урап тотып өй буйлап сөйрәп кенә йөртә иде хатынын. Шалтыратканда җавап бирмәсә дә Динәне «тәрбия сәгате» көтә.

Шулай да Рәдиф тиз сүрелә, хатынын кыйнап туйгач, тезләнә-тезләнә гафу сорый, кулларын үбә, имеш, бик нык яратам, шуңа көнләшәм, дип тәүбә итә.

Рәдиф Динәгә әти-әнисе янына баруны да тыйды, янәсе, аларга зарланырга артык сәбәп булмасын. Күпләр шулай яши дип тынычландырды, янәсе, Динә болай җилбәзәк булмаса, бер дә болай кыланмас иде...

Берсендә, улларына 2 яшь тулгач, Рәдиф Динәне шундый нык кыйнады, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Динә ире белән барган бер кичәдә башка кеше белән биегән өчен булды бу. Ә уллары бу вакытта әбиләрендә калган иде.

Динәнең кабыргасы, борыны сынды, баш мие селкенде, бөтен тәне кара янган иде. Ул айдан артык хастаханәдә ятты. Табиблар, милиция ничек кенә сорап караса да, урамда хулиганнар һөҗүм итте, дип кенә җавап бирде. Әти-әнисе кызының гаиләсендә хәлләрнең бик үк яхшы булмавын күптән сизенгән иде инде, әмма артык кысылмаска тырыштылар. Кияүләре алар белән гел итагатьле, акчалата да ярдәм итеп тора, кайвакыт аларның проблемаларын да хәл итәргә булыша.

Динә хастаханәдән иренең өенә түгел, ә әти-әнисе янына кайтып егылды. Бернәрсә дә сорамаска кушты, ире өенә башка аяк та атламаячагын әйтте.

Хастаханәгә килгән Рәдиф Динәнең анда булмавын аңлады. Гаилә тормышы дәвамында ул хатынын дус кызларыннан биздереп бетерде, Динәнең акчасы да юк, димәк, ул бары тик әти-әнисе янына гына кайта ала.

Чәчәк бәйләме һәм торт сатып алды, «кайгыртучан ир» кыяфәтенә керде. Ишекне Динәнең әнисе ачты, гәрчә Динә Рәдифне кертмәскә кушкан иде. Ул аннан бик курка, хәтта тез буыннары калтырый башлый. Рәдиф өйгә керде, яраткан «теща»сының хәлләре, сәламәтлеге белән кызыксынды, Динәнең ни өчен үзен көтеп тормыйча хастаханәдән чыгып китүен аңламаган булып кыланды.

Сөйләшү бик авыр булды, ләкин Динә башка Рәдифкә әйләнеп кайтмаячагын әйтте. Рәдиф, баланы күрмәячәксең, дип янады. Динәнең әнисе кухняда утырды, кызы белән киявенең сөйләшүенә кысылмаска тырышты, оныгын әле тиз генә күрмәячәген аңлап, күз яшьләрен сөртте.

Рәдиф Динәне кире кайтарырга тырышып карады. Ләкин Динә хәл итте инде, башка беркайчан да Рәдифкә дә, башка ир-атка да үзен болай мыскыл иттерергә юл куймаячак ул. Рәдиф фатирдагы йозакларны алмаштырып бетерде. Динә улын алып китү түгел, хәтта үзенең әйберләрен дә алып чыга алмады.

Әти-әнисе ярдәме белән Динә адвокат яллады, һәм Рәдиф белән алар бала өчен судлаша башлады. Әллә никадәр суд аша уздылар. Рәдиф үзенең яшәр урыны, югары белеме, акчалы эше булуы турында дөнья кадәр белешмә бирде, хатыныннан аермалы буларак, улын бөтен нәрсә белән дә тәэмин итә алачагын исбатларга тырышты. Берничә шаһит яллады. Тегеләре исә, Динә – начар әни, эчә, баланы үзен генә өйдә калдыра, ир-атлар белән йөри, дип яла якты.

Судлар берничә елга сузылды, карар чыгарып тордылар, әмма адвокатлар кире шикаять бирде. Шушы вакыт эчендә бала Рәдиф белән яшәде, дөресрәге, Рәдифнең әнисе белән. Нәтиҗәдә, Динә судта җиңде, әмма суд карарын тормышка ашыруга берничә ел ирешә алмады.

Ул вакытта инде Динә институтны укып бетерде, дус кызлары белән аралаша башлады. Алар барысы да Динәгә бала өчен «сугышта» ярдәм итәргә әзер иде.

Тырышты-тырмашты, Динә улын барыбер үзенә кайтара алды. Аларга бер-берсе белән яңадан танышырга туры килде. Бала әнисенең ни өчен үзен шулай озакка калдырып китүен, шундый яхшы, әйбәт әтисен ташлавын аңламады.

Тагын биш елда Динә кияүгә чыкты, бер малай һәм кыз тапты. Икенче ире Динәнең беренче никахтан туган улын нәкъ үз баласы кебек итеп тәрбияләде.

Хәзер Динә бик бәхетле яши. Әмма, үзе әйтмешли, бу бәхетне татыр өчен, аңа тәмуг газапларын узарга туры килде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100