Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмлүшкә (Ләйсән Мусина)

news_top_970_100
Тәмлүшкә (Ләйсән Мусина)
"Татар-информ" архивы

Әлфия – 4 бала анасы. Өчесе мәктәптә укый, берсе бакчага йөри. Көн дә шушы балалар дип чабулый ана. Киендерә, пешерә, ашата-эчертә, өй эше әзерләтә, үзенчә тәрбияләргә тырыша. Әле балалары янына тагын берсе – ире Әнәсе бар. Әнәс эчми-тартмый, эшләгән акчасын өенә алып кайта. Тик шуннан ары әллә ни майтара торган ир түгел. Кайткач балалар белән беррәттән утырып ашый да зал яктагы түрдәге диванга кереп ята. Кич буе телевизор карый. Әлфиянең дә эше шулай гына бетсә иде. Кич буе мең дә бер төрле эш көтә ананы. Тиен шикелле чабулый Әлфия. Әлфия дә бит Әнәс кебек эштән кайта, югыйсә.

Беркөнне Әлфия эшеннән бала көне алды. Кечкенә кызы белән табибка күренәселәр. Хастаханәдә эшләр озакка сузылмады. Өйгә кайткач, аш куеп җибәрде, вакыт барында эшләп калырга кирәк дип, балаларының керләрен юдыртырга булды. Бу көнне ничектер рәхәт иде аңа. Кинәнеп, иркенләп юдырырга керләр җыйды. Олы улы Ризатның ишек төбендәге элгечтә эленеп торган курткасына күзе төште. Юдырырга уйлап, кесәсендә калган әйберләрен алды. Кесәнең бер ягында кабы белән сагыз, «наушник», икенче ягыннан электрон тәмәке тапты ана. Улым мондый әйбер белән мавыкмый, дип уйлаган хатынга моны күрү бик авыр булды. «Менә син, балалар дип көн-төн чап, соңгы акчаңа аларны киендер-ашат. Алар уйлап та бирми икән», – дип уйлады Әлфия. Эшләре беткәч, кече кызын алырга бакчага китте. Алар кире кайтканда, бар гаилә өйдә иде.

Әлфия бик нык ярсыган иде. Ризатны бик каты орышты. Әнәс бу вакытта берни дәшмичә, диванда телевизор карап ятты. Хатыны «кычкырып» туктагач, «чистый акырдың инде, баш авырта» дип, ишекне дөп итеп ябып чыгып китте. Малаена бер сүз дә әйтмәде. Ризат үзе әнисенә: «Син бернәрсә дә аңламыйсың, бөтен кеше тарта аны хәзер. Син «иске» заманнан, мин – башка кеше. Өйрәтмә мине», – диде дә, кулына тәмәкесен алып, чыгып китте. Ул арада кызы: «Иртәгәгә хезмәт дәресенә пластилиннан уенчык ясыйсы», – дип килде. Икенче малае Рәмис әнисеннән мәсьәлә чишергә булышуны сорап бүлмәсеннән чыкты...

Әлфиянең күңеленә авыр иде. Улы тыңламый, ире аны бөтенләй ишетми. Ишеткәне бармы икән соң? Бәлки, ул үзен «ишетми» торган кеше белән тормыш коргандыр. Моның турында хәзер генә уйлана. Дөнья мәшәкатьләре белән күзе «томаланган» арада, хатын иренең чын мөнәсәбәтен күрмәгән дә булмаган, ахрысы. Хәзер нишләргә? Әлфия эшли, йөгерә. Тик кем өчен йөгерә? Үзең аңламаучы, санламаучылар өченме? Эшендә дә, кайвакытта, өендә күпме эш эшләгәнен, балаларын сөйләп зарланып та, мактанып та ала. Әллә шушы артыгы белән сөйләнгәннәре калганнарны ялыктырдымы? Башкаларның бит бер дә алай сөйләгәннәре юк. Балаларының матур якларын гына әйтеп алалар. Ә Әлфия яхшысымы-начарымы, барлык өендә булганны килеп сөйләргә дә «көч» таба иде. Эше күп булса да, моңа да «хәле» кала иде хатынның.

Йокларга менеп яткач тыңлап ятты Әлфия. Менә ире кайтты, соңрак – улы... Кайттылар бит. Ә Әлфия янына кереп тә карамадылар. Аны үпкәли, аның да күңеле кителә ала, дигән уй башларына да килмәде. Икенче көнне эшенә баргач, Әлфия хезмәттәшләренә берни сөйләмәде. Бары тик бүлмәдәшләрен тыңлап кына утырды. Алар, бик кызып-кызып, «кем нинди баллы әйбер ярата» темасына сөйләшәләр. Алсу «Кайнар каһвә» ларегында сатыла торган «пирожный»ларны мактый. Аны тыңлый-тыңлый, Әлфиянең дә авызына сулар килде. Кич эштән соң туп-туры шушы кибеткә йөгерде. Өенә кайтуга ашарга җылытып, гаиләсенә кичке аш ашатты да үз бүлмәсенә кереп китте. Бүген ул беркемгә дә бер сүз әйтми, кычкырмый. Өй эше эшләшергә сорап килгән балаларына да, «үзең эшләп кара әле улым, кызым» дип кире борып җибәрә. «Әни, мин киттем», – дип, урамга иптәшләре янына чыгып киткән Ризатка да берни дәшми. Бөтенесе дә үз эшләре белән урнашып беткәч, кухняга чыга да чәй куеп җибәрә. Өстәлгә тәмле пирожныйлар «кунаклый». Әлфия рәхәтләнеп-кинәнеп ашый. Үзе генә, башкаларны уйламыйча, иркенләп, тәмле әйбер ашаганы юк иде аның. Бераздан кич йөреп Ризат та кайтып керә, Әнәс тә, су эчәргә дип, аш бүлмәсенә чыга. Кечкенәләре дә, йөгерешеп, бүлмәләреннән «сибелешәләр». Әниләренең берүзе, алар белән бүлешмичә «тәмлүшкә» ашап утыруларына шакката балалар. «Әни, ә без?» – ди кечкенәсе. «Бу «тәмлүшкә» әниләр өчен генә. Үзегез дә әти-әни булгач, шушы «тәмлүшкәне» ашарсыз. Менә шунда ник әниләр генә ашаганын аңларсыз», – диде Әлфия. Балалар бер-бер артлы нәүмиз генә бүлмәләренә таралыша, Әнәс тә мыштым гына кереп ята. Балаларның да, ирнең дә күңеленә шик оялый. Иртәгесе көнне, ничек булган, чәйнекне Әнәс куя. Беренче үзгәреш шушы була...

Әниләрне бәхетле итә торган «тәмлүшкәне» һәр әнигә ашарга кирәк. Бәлки, ул «пирожный» да булмас, кәнфит, кем өчендер ысланган балык булыр. Кемгәдер бөтенләй бу «тәмлүшкә» – кая да булса барып кайту булырга мөмкин, яисә яраткан шөгыле белән вакытын уздыру. Әни кешенең язмышы шундый – аннан күпне өмет итәләр, аның вазыйфалары күп. Шулай булгач, әниләрнең халәте дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә моның өчен, кайвакыт балаларга, гаиләгә «күз йомып», үзеңне кайгырту да кирәк. Үзеңне үзең бәхетле итмәсәң, беркем бәхетле итми.

«Килен, кибеттән әйбер алсаң, калган акчасын кире иреңә бирмә, яныңа калдыр. Кирәгеңә тотарсың», – дип сөйләгән иде күрше апасы, үзенең кайнасының килен булып төшкәч үзенә әйткән сүзләре турында. Күрше апасы үзе дә кайнана хәзер. Ул исә үз килененә: «Өч ипи алсаң, берсен иреңә әйтмә, үзең генә бел», – дия икән.

Элеккеге хезмәттәшем Зөлфия дә, эшкә килгәч, иртә саен йә берәр җиләк-җимеш, йә чикләвек, йә туңдырма ашап куя иде. «Аптырама, дустым, эштә ашамасаң, өйдә ашап булмый боларны. Балаларыма әтиләре алып бирер, минем әти юк. Мин – ир хатыны. Хатыннарга караш башкачарак», – дия иде.

Зирәклек тә, хәйләкәрлек тә кирәк тормыш иткәндә. Гаиләңне онытып, үзең генә «рәхәтләнеп» яшәргә, дигән сүз түгел. Бары тик, тормыш мәшәкатьләре арасында, үзеңә үзгә бер күңеллелек бүләк итәргә дә онытмаска кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100