Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тырнак белән тикшерегез» - белгеч тәмле карбыз сайларга өйрәтте

news_top_970_100
«Тырнак белән тикшерегез» - белгеч тәмле карбыз сайларга өйрәтте
"Татар-информ" архивы

Яхшы карбыз сатып алу өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Бу киңәшләр Татарстан 24 сайтында чыкты. 

Җәйге челләдә карбыз сусауны бик яхшы баса һәм организмы файдалы элементлар белән баета. Яхшы карбыз сайлау өчен күп факторларга игътибар итәргә кирәк, мәсәлән – кабыгының кыяфәте, ян-ягындагы таплары, суккалап караганда чыккан тавыш, эченең төсе һәм структурасы.

Карбыз сайлаганда аңа суккалап карарга кирәк, дигән киңәш бар кешегә дә таныштыр инде. Әгәр тавыш яңгыравык икән – карбыз өлгергән, ә тонык тавыш килсә, өлгермәгән дигән сүз.

Шулай ук кабыгының бөтенлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Яхшы карбызның кабыгында ярыклар булырга тиеш түгел, дип аңлата Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нәзилә Хуҗәхмәтова.

«Карбызның өлгергәнме-юкмы икәнен белү өчен, кабыгын тырнап карарга кирәк, әгәр тырнак батып тора икән, димәк, карбыз өлгереп җитмәгән», – дип сөйләде Нәзилә Хуҗәхмәтова.

Карбыз кабыгының төсе дә тигез, контрастлы һәм ачык булырга тиеш. Әгәр кабыгы яртылаш караңгы яшел, ә яртылаш ачык яшел икән, карбыз әле тулысынча җитешмәгән була. Сабагы тулысынча кипкән булырга тиеш.

Казанның Восстание урамында җиләк-җимешләр сатучы Расул Ашрафле әйтүенчә, яхшы карбызның җиргә ятып торган өлешендә ачык сары төстә тап була, ул карбыз кояшта ятып өлгергәндә барлыкка килә.

Карбыз эченең төсе сортына карап төрле була, хәтта саргылт төсмерле дә булырга мөмкин. Әмма эченең төсенә артык игътибар итәргә кирәкми, аны буярга да мөмкиннәр. Сәламәт карбызның эче шикәрләнеп тора, ә менә нитратлы җимешләрнеке ялтырап тора. Яхшы карбызның кисемендә үзәгеннән кабыгына таба сузылган аксыл җепселләр була. Нитратлы карбызларның җепселләре саргылтрак була.

Популяр сортлар: Әстерхан, Кырым, Монастырь, Камышин, Моздок һәм башкалар.

Карбызның зурлыгы сортына да бәйле. Мәсәлән, Кырым карбызлары бик зур булып үсәргә мөмкин, кабыклары калын була һәм транспортировканы да яхшы кичерә.

Карбызларны кайдан сатып алу яхшырак?

Карбызны бары тик ышанычлы, тикшерелгән, ягъни санкцияләнгән кибетләрдә, базарларда (сатучыдан документларны күрсәтүен таләп итәргә була) урыннардан гына алырга кирәк. Сатучының медицина кенәгәсе булырга, ә сату павильоны чиста булырга тиеш. Алай гына да түгел, карбыз-кавыннар җирдә аунап ятарга тиеш түгел, ә өсте каплаулы киштәләрдә торырга тиеш.

«Әгәр карбыз сатып алган кеше, өенә кайткач, җимешне кисеп, аның сыйфатыннан канәгать калмаса, ул, сәүдә ноктасына кире килеп, шикаятьләр дәфтәрендә шелтә язып калдыра ала. Сатучы шуннан соң да бу хилафлыкны бетерми икән, Роспотребнадзорга язарга була», –  диде Нәзилә Хуҗәхмәтова.

Аның сүзләренчә, кечкенә сату нокталарында да кибетләрдәге кебек шартлар булырга тиеш, сатып алучының шелтәсен кабул итәргә тиешләр.

Ни өчен ярты карбыз алырга киңәш ителми?

Карбызның кабыгында микроорганизмнар, тузан була, һәм сату ноктасында карбызны пычак белән кисеп бирүләрен сораганда, шушы бөтен пычрак аның эченә, йомшагына эләгә. Ә карбызның эче – баллы дымлы тирәлек, ул – төрле-төрле микроорганизмнар үрчер өчен бик яхшы урын. Ризык белән агуланулар шулай килеп чыга да инде.

Киселгән карбызны өйдә күпме сакларга була?

Бер утыруда ашап бетерерлек, артык зур булмаган карбыз алырга киңәш ителә. Ләкин ризык калган икән инде, аны азык пленкасы белән капларга һәм суыткычның чи ризыклар булмаган киштәсенә куярга кирәк. Киселгән карбызларны суыткычка куймыйча сакларга ярамый. 

Карбызны бер көн эчендә ашап бетерү яхшырак, чөнки ул тиз әчи. Шулай ук аны башка ризык белән яки  башка ризык ашаганнан соң шундук ашарга ярамый. Бу – эчәклектә күп газ җыелуга һәм дискомфортка китерәчәк.

Карбыз белән агулану

Экспертлар әйтүенчә, теләсә нинди җиләк-җимеш нитратларсыз үсә алмый. Нитратлар үзләре түгел, ә аның күләме зыянлы. Организмга эләккәч, алар нитритларга һәм тукымаларга кислород килүне тоткарлый торган башка азотлы кушылмаларга әверелә.

Нитратлы җиләк белән агулануның беренче билгеләре ашаганнан соң берничә сәгать узуга ук сизелә башлый. Болар – арыганлык, бик нык баш авырту, күңел болгану, косу һәм эч китү.

Сәламәтлек өчен файдасы

Карбызлар, бай витаминлы-минераллы составы аркасында, антиоксидант үзлеккә ия.

Сусыл карбыз – ликопин чыганагы. Ул, антиоксидант буларак, атеросклероз һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Шулай ук карбыздагы файдалы матдәләр организмны иртә картаюдан да саклый.

Тренировкаларда бик көчле физик йөкләнеш алган кешеләр өчен карбыз аеруча файдалы. Интенсив күнегүләр вакытында зур кешеләргә, урамда уйнап йөргән балаларга бер кисәк карбыз яки смузи су запасын бик тиз тулыландырырга ярдәм итә. Шулай ук сусыл карбыз бик көчле үт һәм сидек кудыру үзлегенә дә ия, бу – бавырны һәм бөерләрне токсиннардан чистарта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100