
Җиләк сайлаганда аның тышына игътибар итәргә кирәк – ул изелмәгән, күгәрмәгән, төсе дә үзгәрмәгән булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод сөйләгән.
«Игътибар итәргә кирәк булган икенче момент – җиләкнең исе. Бу – бик мөһим күрсәткеч. Кайчагында бик озак вакыт бозылмый торган «пластик» җиләкләр саталар, ләкин ул бик тәмле түгел. Хәзер исә җиләк сезоны, шуңа күрә тышы матур булган һәм хуш исле җиләк сайларга мөмкин. Әгәр аны кабып карарга рөхсәт итәләр икән, җиләк тәме булырга тиеш», – дип өстәде ул.
Җиләкне сайлаганда аның кайда үскәненә карарга һәм артык бәя түләргә кирәкми, ди ул.
«Сәүдә үзәкләрендә җиләкнең каян килгәнен 100 процент белеп булмый. Шуңа күрә җиләк тартмасына нәрсә язылганы мөһим түгел. Арзан бәягә, күңелегезгә хуш килгәнен сайлап алырга кирәк», – ди Холод.