
Сыр сайлаганда аның тәменә һәм исенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта сыр ясаучы һәм блогер Олег Сирота хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Тәменә һәм исенә игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә исенә. Тәм белән алдау ихтималы булырга мөмкин, ис белән – юк. Сырның исен үзгәртеп булмый. Составка да игътибар итәргә кирәк: этикеткадагы язу никадәр кыскарак булса, сыр шулкадәр яхшырак», – дип сөйләгән ул.
Белгеч әйтүченчә, сыр өчен артык түләүнең мәгънәсе бар.
«Яхшы сыр – төп кәрзингә кертелгән продукт түгел. Сыр җитештерүчесенә карап нык аерыла. Әгәр сезгә билгеле бер заводта җитештерелгән сыр ошый икән, әлбәттә, аның өчен артык түләүнең мәгънәсе бар. Бу нәкъ менә крафт, кулдан ясалган сырларга кагыла», – ди ул.
Сырларга бәяләргә килгәндә, монда барысы да аның кайда җитештерелүенә бәйле.
«1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр торырга мөмкин булган фермер сырлары бар, ә бәясе 1 мең сумга кадәр булган сәнәгать сырлары бар. Ә кәҗә һәм сарык сырлары кыйммәтрәк тә булырга мөмкин», – ди белгеч.