Бүген төнлә Тамбов өлкәсендә, Украина беспилотнигы калдыклары төшкәннән соң, нефть базасында янгын чыккан. Бу хакта губернатор Евгений Первышов телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«3 декабрь төнендә Тамбов өлкәсендә нефть базасында террористик Киев режимы беспилотнигы калдыклары төшкәннән соң янгын чыкты», – дип язган Первышов.
Янгын урынына ашыгыч рәвештә янгын сүндерү расчетлары һәм хокук саклау органнары вәкилләре килгән, кирәкле бөтен көчләр һәм чаралар җәлеп ителгән.
«Украина Кораллы көчләренең гражданлык инфраструктурасына һөҗүмнәренә җавап итеп, Россия гаскәрләре Һава, диңгез һәм җир өсте базасында югары төгәллекле корал, шулай ук пилотсыз очкычлар белән бары тик Украинаның хәрби-сәнәгать комплексы хәрби объектлары һәм предприятиеләренә генә һөҗүм итә», – диелә РИА Новости хәбәрендә.
Оборона министрлыгы мәгълүматына караганда, узган төндә Россиянең Һава һөҗүменнән саклану чаралары 102 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Татарстан Республикасында 02:52 сәгатьтән 08:08 сәгатькә кадәр «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә булды, дип яза «Татар-информ».