Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамашачылар шок кичерә: Майкл Джексон турындагы яңа фильмда җырчының педофилия белән шөгыльләнүе күрсәтелгән

Тамашачылар шок кичерә: Майкл Джексон турындагы яңа фильмда җырчының педофилия белән шөгыльләнүе күрсәтелгән

news_top_970_100
Тамашачылар шок кичерә: Майкл Джексон турындагы яңа фильмда җырчының педофилия белән шөгыльләнүе күрсәтелгән
"Санденс" фестивалендә танылган җырчы Майкл Джексон турында "Нетландиядән киткәндә" (Покидая Нетландию) фильмының премьерасы булган. Фильмда җырчының балаларны көчләве һәм педофилия күренешләре күрсәтелгән. Тамашачылар фильмнан шокта калган, дип яза Лента.ру сайты.

Дүрт сәгать барган фильмда Джексонның ике корбаны - Уэйд Робсон һәм Джеймс Сэйфчакның күрсәтмәләре нигезендә төшерелгән кадрлар бар. Хәзер бу ир-атларга 30ар яшь. Алар музыкантның йортында күргән газаплары турында сөйләгән. Музыкант үз өен "Нетландия" дип атый торган булган.

Фильмда күрсәтелгән кадрлардан тамашачылар котычкыч халәткә килгән. Критиклар лентаны хоррор дип атаганнар. Кино экспертлары ике малайның Джексонның "махсус дуслары" булуы җентекләп күрсәтелгәнен язып чыкканнар. Балаларның әти-әниләре бу хәлләрдән хәбәрдар булган һәм хуплап торган.

"Сез тамашачыларның йөзләрен күрсәгез! Аларның косасы килде, күңелләрне болгануга көчкә тыелып утырдылар", - дип язган бер кинокритик. Экспертлар Джексонны яклаучылар моннан соң авыз да ачмаслар инде дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100